Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 гыйнвар 2021, 15:03

Еллык йомгаклау җыелышы үтте

.

Авыргазы ветеринария станциясендә коллективның 2020 елгы эш нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы булып узды. Коронавирус буенча таләпләрне үтәп үткәрелгән җыелыш барышында ветеринария хезмәтенең узган елдагы эшенә йомгак ясалды. Отчет доклады белән ветстанция начальнигы Таһир Фәнил улы Ибраков чыгыш ясады. Ул коллектив ирешкән уңышларны билгеләп үтте. Шулай ук яңа план чорына бурычлар да куелды. Җыелышта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча баш белгече Рамил Рим улы Ягафәров катнашты. Ул җыелучыларны район икътисадындагы эшләр, район халкы тормышының төрле өлкәләрендә үткәрелгән социаль чаралар белән таныштырды. Ул район хакимияте исеменнән коллективка район икътисадын яхшыртуга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Чыганак: https://aurgazy.bashkortostan.ru/presscenter/news/338544/
Читайте нас: