Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 февраль 2021, 17:56

Терлекчеләр өчен кызу чор җитте

.

Кыш терлекчелер өчен катлаулы булуга карамастан, «Урал» авыл хуҗалыгы кооперативында бу вакытта шатлану өчен сәбәпләр күп: сыерлар бозаулый, савым арта.
Сыер савучы Ралия Сәйфетдинова үз вазыйфасын бик яхшы башкара.
Ул хуҗалыкта савым буенча беренче булмаса да, ышанычлы хезмәткәрләрнең берсе. Ул 2нче сөтчелек фермасында озак еллар хезмәт сала. Бу вакыт эчендә өч улын өйләндергән, нәнәй булган, ире белән «Йорт комплекты» программасы ярдәме белән йорт салып кергәннәр.
Яхшы күрсәткечләргә ирешкәне һәм күпьеллык хезмәтләре өчен шушы көннәрдә Ралия Әхмәдислам кызын район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Бу яшь буынга лаеклы үрнәк.
Читайте нас: