Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 февраль 2021, 12:58

Авыргазы күппрофильле колледжында “Яшь аграрийлар " форумы үтте

.

Республика уку йортларында «Яшь аграрийлар» студентлар форумы үтә .Анда республиканың аграр профильле уку йортларында укучылар аралашалар, көнүзәк проблемалар турында фикер алышалар, тармак экспертларының киңәшләрен тыңлыйлар.
Форумның чираттагы этабы Авыргазы күппрофильле колледжында узды.
Форумда катнашучыларны сәламләп, тармакта шактый инвестиция проектлары тормышка ашырыла, цифрлаштыру, техник паркны яңарту дәвам итә, дип билгеләде республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-белем бирү учреждениеләре белән узара бәйләнеш бүлеге баш белгеч-эксперты А.В.Пицко Һәм, әлбәттә инде, аграр тармак актив, яхшы әзерлекле кадрларга мохтаҗ.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Т.М. Сафин студентларны райондагы тармакның торышы һәм аның перспективалары белән таныштырды.Шулай ук ул булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына авылда яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары турында мәгълүмат бирде.
Читайте нас: