Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 февраль 2021, 11:15

Техника яңартабыз

.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре машина һәм җиһазлар паркын яңарту буенча максатлы эш алып бара. Ел башыннан " Салават «КФХсы” җәмгыяте 13000 мең сумга CASEPUMA 210 һәм 20000 мең сумга CASEMAGNUM 340 чит ил тракторы сатып алган. Районның барлык хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм язгы кыр эшләренә әзерлек белән беррәттән, « РосАгролизинг» җәмгыятенең ташламалы шартларда махсус акциясен тормышка ашыруда катнашалар. Безнең район хуҗалыклары 8 берәмлек техника алу өчен 81543 мең сумлык гаризалар җибәргән инде. Әлеге программа шартлары буенча авыл хуҗалыгы техникасы иске бәягә өстәмә ташламалар белән кайта. Механизаторлар яңа заманча техника белән ныграк эшләве беркемгә дә сер түгел, үз эшләрендә югары нәтиҗәләр күрсәтергә әзерләр.
Читайте нас: