Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 март 2021, 15:22

Сакчыл технологияләр белән сөт җитештерү күләмнәре арттырылачак

.

Башкортстанда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты кысаларында сакчыл технологияләр исәбенә сөт җитештерү күләмнәрен арттырачаклар. Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары “Артемида” сөт фермасында җитештерү нәтиҗәлелеген арттырачак.
“Хәзер Башкортстанның 100дән артык компаниясе “Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проектында катнаша. Өч ел дәвамында алар җитештерүчәнлекне 30 процентка арттырырга исәп тота”, - дип сөйләде икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
Предприятиедә эшнең актив стадиясе башланды. Якындагы ярты елда сыерларны саву процессын оештыруны яңадан карарга һәм фермада җиһазлар эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк булачак.
“Артемида” хуҗалыгы сөт җитештерү һәм нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Бүген фермада 2500дән артык баш мал исәпләнә, шул исәптән 1260 сыер. Предприятиедә ел саен 9 мең тоннадан артык сөт җитештерелә.
Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Sakchil-tehnologiyal-r-bel-n-s-t-iteshter-k-l-mn-re-arttirilachak-719945/
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D1%84%D0%BE%D1%82%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D0%B8%20%D1%81%D0%BE%D0%B2%D1%80%D0%B5%D0%BC%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D0%B9%20%D1%84%D0%B5%D1%80%D0%BC%D1%8B&stype=image&lr=101166&source=wiz&pos=0&img_url=https%3A%2F%2Fwww.pvsm.ru%2Fimages%2F2019%2F09%2F04%2Fanglichane-podklyuchat-korov-k-oblachnomu-hranilishu.jpg&rpt=simage
Читайте нас: