Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 март 2021, 15:52

Теплицага кар кертегез!

.

Мартның соңгы көннәрендә кинәт җылытачак.
Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Теплицага кар кертеп өлгермәгән бакчачыларга бүген-иртәгә ашыгырга кирәк, чөнки алдагы көннәрдә һава торышы яхшы якка үзгәрәчәк.
Мартта кар яуса, бакча җимешләре уңар, дип юкка әйтмидер халык. Ә менә коры калган теплицада мул уңыш алып булмасы көн кебек ачык. Шуңа да, тәҗрибәле бакчачылар кояш ныклап кыздыра башлаганчы теплицага күпләп кар кертә. Кар ташый башлаганчы, туфрак өстенә көл сибеп чыгарга онытмагыз. Аның файдасы җәй буена җитәчәк. Теплицага күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Teplitsaga-kar-ke
Фото: teplitsa-termos.ru
Читайте нас: