Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
29 ноябрь 2018, 12:32

Хокукларны яклый һәм мәнфәгатьләрне исәпкә ала

Талбазыда профсоюз хезмәткәрләре көне билгеләделәр.

Бу көнне мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары әгъзалары - клуб, китапханә, район гәзите редак циясе, киновидеочелтәр һәм Б.Гайсин исемендәге балалар музыка мәктәбе

коллективлары җыелды. Бүген профсою үз сафларында 162 кешене берләштерә.

Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре проф союзы гимны белән башланды.Чарада катнашучыларны мәдәният хезмәткәрләренең республика профсоюз оешмасы рәисе Александр Кузьменко һәм район профсоюз комитеты рәисе Зинаида Дегтяревалар сәламләде.


- Бүген профсоюз – хезмәткәрләрнең социаль-икътисади хокукларын яклаучы бердәнбер оешма. Без ниндидер файда алу өчен түгел, ә бергә үсешү, бер -беребезгә ярдәмләшү өчен берләшәбез, - диде бу җәмәгатьчелек хәрәкәтенә ун ел җитәкчелек итүче Александр Владимирович. Башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре Светлана Кинзяшева (китапханә), Зилә Газизова (балалар музыка мәктәбе), Вера Тимофеева (киновидеочелтәр), Гөлгенә Хәмитова (клуб) отчет чыгышларында коллегаларының нинди мәшәкатьләр белән яшәүләре: бәйрәмнәрне ничек билгеләүләре, спорт ярышларында катна шулары, ветераннарга ярдәмләшүләре,балалар ялын оештырулары һәм башкалар хакында сөйләделәр. Башкарылган эшләр белән беррәттән, хәлителмәгән кайбер мәсьәләләр дә атап үтелде. Мәсәлән, соңгы елларда музыка мәктәбенең матди-техник базасын ныгытуга акча бүленмәгән, музыка КОРАЛ лары сатып алынмаган. Күпфункцияле үзәк белән бер бинада булуы кайбер уңайсызлыклар тудыра. Уку йортында бүлмә һәм аудиторияләр җитешми. Кыскасы, профсоюз комитетына җитәкчелек белән бергәләшеп башкарасы эшләр бар әле.


Кайвакыт профсоюзның ни өченкирәклеге турында сораулар туа. Һәр әгъза, язма гариза язып, аннан чыга ала. Ләкин төрле хезмәт бәхәсләрендә профсоюзның сүзе хәлиткеч булырга мөмкин. Мәсәлән, кандидатураны (җитәкчене дә) югары бүләккә тәкъдим иткәндә бу органның ризалыгы кирәк булачак.


Профсоюз хәрәкәте активистлары республика комитеты, мәдәният хезмәткәрләре район профсоюз комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. «Шатлык» үрнәкле хореографик коллективының художество җитәкчесе Альбина Залилова иҗади уңышлары өчен Русия Федерациясенең әдәният хезмәткәрләре профсоюз комитетының Мактау грамотасына лаек булды.
Читайте нас: