Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
13 декабрь 2018, 19:55

Нинди мандарин сайларга?

Мандариндагы яфраклар - яңа өзелү күрсәткече түгел.

Магазин киштәләрендә берничә төрле сорт мандариннар очратырга була. Аларга, беренче чиратта „шивакмикан” һәм „сатсума” кытай-япаон сортлары керә. Эре түгелләр, 30 грамм авырлыкта һәм, гадәттә, тәме ачы һәм ачы-татлы һәм төшсез.
Билгеләвенчә, „шивакмикан” сорты иртә, октябрь ахырында, өлгерә. Аның җимешләре янчелгән ачык-сары кабыклы. „Сатсума” сортлылар көпшәк, төерле кабыклы, җимешнең йомшагы каты, өлешләре төрле зурлыкта. Алар ноябрьдән декабрьгә кадәр өлгерә.
Русиялеләр шулай ук Төркия, Тунис, Марокко, Испаниядән китерелгән „муркотт”, „надоркотт”, „клементин” һәм башка төрле гибридлары (барлыгы 70кә якын сорт) сатып алала. Русия сыйфатында билгеләүләренчә, нәкъ гибридларның төшләре күп була. „Муркотт” сорты - күп санлы вак төшле, тыгыз бүлгеле, сусыл, татлы мандарин белән танжерич гибриды. Иртә өлгерә торган, кызгылт йомшаклы, җиңел тазартыла торган кабыклы, бик татлы булмаган „Надоркотт” сорты - Мароккодан. Гадәттә төшсез, ләкин яңадан серкәләндерелсә, төшләре булырга да мөмкин.
Русия сыйфаты фикере буенча, гибрид сортлардан „клементиннар” - иң тәмлесе, җимешләре өстән, астан ямьшәйгән формалы, ачык кызыл-сары төстле, татлы, һуш исле. Иң соң өлгерә торганы - „пикси” сорты. Аларны сатуда кыш ахырында табып була, җимешләре шар формасында, сусыл, төшсез, озак саклана.
Еш кына сатучылар игьтибар иттерү өчен мандариннарның яфракларын өзми калдыра. Алар вакыт үтү белән шиңми, азрак кибә башлыйлар, дип билгели белгечләр.
Нинди мандарин сайларга?
Читайте нас: