Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
21 декабрь 2018, 16:31

Мәдәният сараенда яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре үткәрелмәскә мөмкин

Район хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенең чираттагы утырышында шушы мәсьәлә тикшерелде.

Мәдәният сарае бинасындагы янгын сигнализациясе системасы эшләми. Ул янгын хәвефсезлеге техникасын тикшергән вакытта берничә ай элек үк ачыкланган иде. Янгын күзәтүе хезмәткәрләре 24 тәртип бозуны ачыклаган. Районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге начальнигы рөстәм кәримовның сүзләре буенча, икенче тапкыр тикшергәндә алар бетерелмәгән булган, шуңа бәйле оешмага штраф салынган. Мәдәният бүлеге җитәкчесе үзенең чара күрмәвен акча булмауга сылтый. Ачыкланган тәртип бозулар якын арада бетерелмәсә, прокуратура оешманың эшчәнлеген суд аша туктатырга уйлый, чөнки яңа ел чараларына мәдәният сараена күп кеше җыелачак, аларның хәвефсезлеге тиешенчә тәэмин ителмәячәк. Рөстәм салават улы яңа елны бәйрәм итүне хәвефсез объектларга күчерергә тәкъдим итте.
Читайте нас: