Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
11 гыйнвар 2019, 11:13

Хезмәтләре күпкырлы һәм мөһим

„Җәмгыятебездә гаделлек таләп ителә”, - төбәк җитәкчесе итеп билгеләгәндә үк Радий Хәбиров шул турыда әйтте. Прокуратура хезмәткәрләре дә бу таләпне үзләренең эшендә турыдан-туры тормышка ашыра.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан гәзитебез хәбәрчесе район прокуроры Альберт АХУНОВ белән очрашты һәм аның күзәтү органы эше турында сөйләвен үтенде. Хезмәткәрләр нинди өлкәләрдә гаделлеккә ирешә, кешеләр мәнфәгатен яклый алган.
Алексей ОРЛОВ,
2015 елдан прокурор урынбасары. Хокук саклау органнарының җинаять-процессуаль, миграция һәм җинаять-башкару законы, җинаять-хокук статистикасы өлкәсендәге эшчәнлекне күзәтә, судларда дәүләт гаепләү карарын чыгаруда булышлык итә.
Руслан
ГЫЙЛАҖЕТДИНОВ,
прокурорның өлкән ярдәмчесе. Прокуратура органнарында 2014 елдан алып эшли. Торак-коммуналь хуҗалык, юл эшчәнлеге, экология һәм урманнан файдалану, эшкуарларның хокукларын яклау, товарлар сатып алу һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләрен күзәтә, судларда дәүләт гаепләү карарын чыгаруда булышлык итә.
Динара БЕЛЯШЕВА,
2018 елдан прокурор ярдәмчесе. Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау, экстремистик эшчәнлеккә, террорчылыкка, коррупциягә каршы тору, сәламәтлек саклау мәсьәләләрен, норматив-хокукый актларның законлылылыгын күзәтә, судларда гражданнар эшләрен караганда катнаша.
Гүзәл ГАЛИЕВА,
район прокура-турасында 2010 елдан әйдәүче белгеч. Эш башкаруны, документлар әйләнешен тиешле дәрәҗәдә оештыра.
Читайте нас: