Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
11 гыйнвар 2019, 16:57

„Ярослава”да Раштуа

Ярослава” кризис үзәгендә бәйрәм кичәсе үтте.

Мария Дугина җитәкчелегендәге хезмәткәрләр „Голос” телевизион конкурсы финалисты Рушана Вәлиеваны әнисе белән бергә кунакка чакырдылар. Конкурс барышында алар якташыбызга уңышлар теләделәр һәм күптән инде аның белән очрашырга хыялландылар. Очрашу тәм-томнар һәм торт белән чәй эчеп күңел ачу формасында үтте. Әйткәндәй, Рушананың портреты сурәтләнгән бер тортны һәм хезмәткәрләр үз куллары белән декоратив материаллардан әзерләгән Раштуа композициясен кунакка бүләк иттеләр. Өстәл артында Рушана конкурсның ничек үтүе, үзенең остазы, конкурста катнашучылар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Мария Сергеевна үзе җитәкчелек иткән оешманың тормышы-көнкүреше белән таныштырды. Ул бирегә килүчеләрне бәйрәм белән котлады һәм аларга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләде.
Талбазы авылында „Ярослава” кризис үзәге бишенче ай эшли. Салават һәм Күмертау епискобы Николай фатихасы белән булдырылган шушы автономияле коммерция белән шөгыльләнмәгән оешманың төп максаты - авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатыннарга һәм аналарга ярдәм итү. Алар биредә гаилә тормышы тәртибенә якынайтылган шартларда яшиләр.
Бәйрәм алдыннан кризис үзәге „Балаларга Раштуа бүләк ит” хәйрия акциясен үткәрде. Аның чикләрендә хезмәткәрләр инвалид һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә яшәгән балаларга 110 бүләк таратты. Авыл Советлары хакимиятләре төзегән исемлек буенча алар Бишкаен, Чуваш Карамалы, Яңа Атҗитәр, Трәпә, Түрсәгәле, Таштамак авылларында, район үзәгендә булдылар. „Рождественский вертеп” епархия конкурсында катнашып, үзәк „Специальный приз Владыки” гран-приен яулаган. Салават һәм Күмертау епискобы Николай аларга грамота тапшырды.
Кризис үзәге эшләгән чорда биредә дүрт гаилә булган, ике бала - малай белән кыз - дөньяга килгән. Бүген анда Наум авылыннан өч балалы хатын яши. Бу гаилә авыр тормыш хәлендә калган, торак өчен яраксыз йортта яшәгән, акчасы булмаган. Ире иректән мәхрүм ителгән. Хатынга эш табылган, өлкән кызын мәктәпкә урнаштырганнар, ә кечеләре шушы көннәрдә балалар бакчасына йөри башлаячак.
- Без муниципаль һәм төбәк структуралары белән бергә эшлибез. Безнең бурыч - балалар гомерен саклап калу, ана белән баланы аермау, гаиләләрне берләштерү, хатын-кызларга киләчәккә, яхшылыкка өмет уяту. Гаепләү - безнең эш түгел. Без аларга бәя бирмибез. Ихтыяҗларына җавап биреп, чит кешегә, аның яшәү рәвешенә ихтирам күрсәтеп, аларга ярдәм итәбез, - ди үзәк җитәкчесе.
Яңа елдан биредә тагын бер эш юнәлешен - урында яткан авыруларны тәрбияләү - ачарга уйлыйлар. Гаиләләргә шундый ярдәм кирәк икән, алар кризис үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Хезмәтләр бушлай күрсәтелә.
Читайте нас: