Менә шул авылларның берсе Хәсәндә сугыштан соңгы авыр елларда Байтимер Тимергали улы белән Миңсылу Мөхәммәтрәхим кызы гаиләсендә көтеп алынган кыз бала туа. Аңа Флүрә исемен кушалар. Тыйнак, уйчан кыз җәй көннәрендә җиләк җыя, Ыргызда су керә. Озын кыш кичләрендә нәнәсенең әкиятләрен тыңлый. Менә шунда Флүрәнең күңелендә әдәбиятка сөю уяна да инде.
Аның ата-анасы эш сөючән, ике кызларын һәм ике улларын олыларга игътибарлы булырга, якыннары турында хәстәрлек күрергә өйрәтеп үстерәләр, ярдәмчеллек тәрбиялиләр. Иң олысы буларак, Флүрә гаиләдә беренче ярдәмче була, иңендә туганнары өчен олы җаваплылык тоеп үсә.
Нинди юлдан китәргә, нинди һөнәр сайларга дигән сорау борчымый кызны, ул балачактан ук укытучы буласын белә. Әдәбиятны сайлауда укытучысы Рәшидә апа Сәетгалиеваның өлеше зур, ул шушы фәнгә сөю уята алган.
Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, ул Тукай урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эш башлый. Беренче дәресләреннән, мәктәптә үткәргән чараларыннан Флүрә Байтимер кызының тумыштан бирелгән укытучылык сәләте күренә. Ул укучыларның яраткан педагогына әйләнә. Дәресләре мавыктыргыч, эшлекле үтә, балаларны коллективка туплый белә, бердәмлеккә өйрәтә. Укучылар аның гадел, беркемне дә кыерсытмасын, шул ук вакытта таләпчән булуын яхшы белә. Педагог һәр укучы, һәр ата-ана белән уртак тел таба белә. Әдәбият дәресләре үткән кабинет тәрәзәсендә кичләрен ут януын еш кына күрергә була. Укытучының эшчәнлеге сәгатьләр белән генә чикләнми, ул - аның яшәү рәвеше.
Флүрә Байтимер кызы балаларга рус теленең серләрен генә төшендереп калмый, тормышка өйрәтүгә дә күп көч сала, рухи тәрбия бирә.
Аның укучылары хәзер төрле өлкәдә тырышып эшли, тик аларның барысын да уртак бер тойгы берләштерә - яраткан укытучыларына рәхмәтле булу, аңа олы хөрмәт. Күпләр шушы изге һөнәрне сайлады. Кайсылары Талбазы мәктәпләрендә уңышлы эшләп йөри.
Үз тормышы да һәрьяклап үрнәк Флүрә Вәлитованың. Ул - сөекле хатын, хәстәрлекле ана. Мидхәт Хәбибулла улы Вәлитов белән менә дигән ул һәм ике кыз үстерделәр. Алар кайда гына булса да, әниләренең хәстәрен, борчылуларын белеп торалар, кирәк чакта аның киңәшен дә, ярдәмен да тоялар.
Флүрә Байтимер кызы - иҗади шәхес. Аның чәчкә түтәлләре йорт алдын, бакчаларын ямьләп тора. Йортында да җылы, якты, пөхтәлек. Вәлитовлар кунакчыл гаилә, аларга туганнары, дуслары еш килә, һәркемгә дә ачык йөз күрсәтеп, кунак итеп озаталар. Нинди генә вакыт булмасын, ярдәм кулы сузарга әзер алар.
Тагын да шуны әйтергә кирәк: Флүрә Вәлитова яшь чактагы тыйнаклыгын саклап калган, изге йөрәкле, уңган, эчкерсез кеше. Аның өчен «өлкән яшь», «ару» дигән сүзләр бөтенләй юк кебек.
Педагогик хезмәте өчен район мәгариф бүлеге, Мәгариф министрлыгы грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Аңа беренчеләрдән булып «Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы» исеме бирелгән.
2008 елдан ул хаклы ялга чыкты. Хәзер инде сөекле оныкларын тәрбияләшергә ярдәм итә. Тормышы җиңелдән булмаса да, саулыгы какшаган чакта да беркем дә аның кәефсез вакытын күрмәгәндер. Киресенчә, үзенең тормышка карашы белән һәркемгә көч бирә, дәртләндерә, күңел күтәренкелеге белән борчылуларны тарата.
15 гыйнварда шушы гаҗәеп мөлаем, изге күңелле укытучыбызның юбилее.
Хөрмәтле Флүрә Байтимер кызына иң якты теләкләребезне, чын күңелдән котлауларыбызны җиткерәбез. Сезнең дәресләрегез, тормыш сабакларыгыз безгә олы ярдәм булды. Үзегез олы һөнәр иясе буларак, эш сөючәнлегегез, акылыгыз, киң күңеллелегегез белән үрнәк булып торасыз. Һаман да яшьләрчә дәртегез сүнмәсен, арытаба да тормыш шатлыкларына төренеп яшәгез!
Тукай мәктәбенең 1979, 1987 елгы чыгарылыш укучылары.