Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
11 март 2019, 11:24

Матурлык серләре

Иреннәрегез матур булсын өчен җылы сүзләр әйтегез.

Күзләрегез янып торсын өчен яхшылык чәчеп балкыгыз.
Зифа буйлы булыр өчен хәләл ризыгыгызны мохтаҗлар белән бүлешегез.
Чәчегез матур булсын өчен көненә бер тапкыр булса да аларга сабый кулы кагылсын.
Гәүдәгез төз булсын өчен бу дөньяда ялгыз булмавыгызны белеп атлагыз.
(Сем Левенсон).
Хатын-кызлар өчен иң яхшы бизәнү әйбере - ул елмаю һәм күзләрендәге нур. Андый хатын-кызга игътибар итмәү мөмкин түгел.
(Олег Рой).
Әгәр дә хатын-кыз яшь чагында бик матур булып та, гамьсез икән, аның матурлыгы тиз китәчәк. Бик үк матур булмаган хатын-кызның холкы гүзәл, күркәм һәм сабыр булган очракта исә аның матурлыгы еллар үткән саен бермә-бер артачак.
(Софи Лорен).
Уңышка ирешкән һәр ир-егет янында - аңа ышаныч белдергән акыллы хатын-кыз, һәр бәхетле хатын-кыз янында аны яраткан булдыклы ир-егет тора.
(Авторы билгесез).
Чынбарлыктагы хатын-кыз - ул хәләл җефетенең чын мәхәббәт чагылышы.
(Джон Бивер).
Сөйгән яр булыр өчен матур булырга кирәк, ә матур булыр өчен сөйгән яр булырга кирәк.
(Фрасуаза Саган).
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: