Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
18 март 2019, 13:49

Район башкортлары корылтае

Талбазы башҡорт гимназиясендә Авыргазы районы башкортлары корылтае үтте.

Гимназиянең беренче катында Талбазы авылыннан укучыларның Зәки Нагаев җиттәкчелегендә балчыктан эшләгән әйберләр күргәзмәсе, икенче катта Төрембәттән Гөлфия Ханнанованың үзенчәлекле иҗади эшләренән күргәзмә оештырылды.
Чарада район хакимиәте башлыгы Зөфәр Идрисов, Бөтендөнья башкортлары корылтае аппаратының баш белгече Рәйсә Күзбәкова, шагыйрә Лариса Абдуллина, район башкортлары корылтае рәисе Фәүзия Юламанова, мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Гыйиләҗетдинов катнашты. 58 делегат килде.
Фәүзиә Гали кызы районның социаль һәм икътисади хәл-торышы белән таныштырды.
Чығыш ясаучылар авылларда башкарылган эшләр турында сөйләде, төрле проблемаларны күтәрде. Төрембәт авылы китапханәчесе Рәсилә Юлмөхәммәтова матбугатка язылу, китапханә эше, Рәшит Назаровның тууына 75 ел тулу буенча чаралар үтәчәге турында әйтеп үтсә, Талбазы лицееның башҡорт теле уҡытучысы Айсылу Гомәрова башкорт теле дәресләренең кимүе турында сөйләде. Районның 30 проценттан артыграк укучсы гына башкорт телен өйрәнә. Үзәк район дәваханәсе терапевты Лилия Килмөхәммәтова демография хәле менән таныштырды һәм замана чирләре буларак югары басым, инсульт, инфаркт, шикәр диабеты чирләренең артуын, сәламәт тормышка ныграк игътибар бирергә кирәклеген билгеләде. Үтәймулладан хаҡлы ялдагы укытучы Тимербәк Галимов авылда үзләре оештырган табигатьне саклау, төзекләндерү һәм шәжәрә бәйрәмнәрен үткәрү эшләре турында һәм авылда асфальт юклыгы, мәдәният йортының тәрәзәләре, идәннәре алмаштыру кирәклегенә басым ясады.
Уфадан килгән кунактар Рәйсә Күзбәкова һәм Лариса Абдуллина чыгышларында телгә битараф булмасҡа, яшләрне милли мәдәният, әдәбият аша тәрбиәләү мөһимлегенә күбрәк игътибар бирелергә тиешлеген әйтте. Рәйсә Абдрахман ҡызы башҡорт телен укыту процентының районда аз булуына ишарә ясады. Быел апрельдә үтәчәк 1енче Бөтен Русия башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының съездына делегатлар сайларга тәкъдим итте. Лариса Хашим ҡызы булган проблемаларны күрсәтергә, халҡыбызның күренекле шәхесләре турында балаларның, яшләрнең күбрәк белергә тиешлеген билгеләде. Чит илләрдә Зәки Вәлиди һәм Салават Юлаев аша башкортларны белүләрен, хөрмәт белән карауларын үзендә тоеп, горурланып йөрүен әйтеп китте.
Район хакимияте башлыгы Зөфәр Җәүдәт улы күтәрелгән проблемаларны игътибарга алды, быел Башҡортостан Республикасы төзелүгә 100 ел тулу һәм Рәшит Назаровның юбилеена чаралар тиешле дәрәҗәдә дә үтәчәгенә ышандырды.
Июндә Уфада үтәчәк Бөтен дөнья башкортлары ҡорылтаена делегатлар сайланды.
Корылтай эше буенча тиешле ҡарарлар кабул ителде. Соңыннан гимназия укучылары һәм район мәдәният сараеның “Шатлык” үрнәкле хореографик ансамбле тәрбиәләүчеләре көче белән әзерләнгән концерт номерлары күрсәтелде.
Читайте нас: