Аны “Мирас” әгъзалары оештырды. Бәйрәмчә бизәлгән залга өлкәннәр дә, яшьләр дә бик теләп җыелды.
Кичә барышында туган җиребезгә мәдхия яңгырады, үткәне, бүгенгесе барланды. Төрле милләт җырлары башкарылды, шигырьләр укылды. Туган җиребезнең, авылыбызның гүзәллеген җыйган табигать һәйкәлләре, алар турында риваятьләр, легендалар искә алынды.
Авылдашларга котлау сүзе белән Өршәк авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәмил Исмәгыйл улы Абдрахманов мөрәҗәгать итте. 100 еллык тарихыбыз, аның әһәмияте турында сөйләде ул. “Бу бик матур башлангыч, алда да бәйрәм тантаналары булачак” – дип белдерде.
Элекке китапханәче Фәнилә Абдулла кызы Манякова, яугир – интернационалист Таһир Нияз улы Зидихановның да чыгышлары бик урынлы һәм бик файдалы булды.
Авылыбызның хезмәт ветераннары Фидаиль Шәрип улы Ибраһимов, Нурия Зөфәр кызы Клявлина, Рәйсә Минихаҗи кызы Клявлиналар (“Мирас” клубы әгъзалары) үз куллары белән башкарган эшләре хакында сөйләделәр.
Ф.Ш.Ибраһимов тал чыбыгыннан, көнкүрештә киң кулланылган, кәрзиннәр үрү серен ачты. Н.З.Клявлина төрле ысуллар белән бәйләнгән япмалары хакында сөйләде. Р.М.Клявлина оныкчыгыАязга носки бәйли – бәйли борынгы озын көйгә халык җырларын башкарды. Бу чыгышлар бик мавыктыргыч һәм кызыклы булды.
Кичә М.Кәримнең “Каен яфрагы турында” шигыре белән башланып, “Ак каен” (З.Ярмәки сүз.,халык көе) – акапелла (өйрәтүче Гөлназ Диккәт кызы Буракаева), җыры белән тәмамланды.
Чәй табыны артында да теләкләр, котлаулар, догалар дәвам итте. Барына да бик ошады. “Рәхәтләнеп ял иттек, бик күңелле булды”, диделәр.
“Тагын кайчан шундый чара үткәрәсез?” – дип сораучыларга “Мирас” клубы әгъзалары бертавыштан “Иртәгә!” – дип җавап бирделәр...