Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
22 март 2019, 10:59

Парижда да булдык без...

Башкорт халкының 1812 елгы Ватан сугышында һәм чит ил походында катнашуы хәрби бурычка тугрылык, батырлык һәм кыюлыкның чагу үрнәге булып тора.

Чал Уралда башланып Парижда тәмамланган Европа походы башкорт халкы тарихының бер өлеше. Русиядә солдатларны (рекрутны) хәрби хезмәткә чакыруның яңа тәртибе (гомерлек хезмәт итү) кертелә. 1812 елга кадәр Бишкаеннан ел саен бер рекрут чакырыла.1809 елда 29 яшьлек Семен Иванов солдатка алына. Хәрби хезмәтне ул Уфа пехота полкында үтә.1812 елда авылдан хәрби хезмәткә берьюлы дүрт ир-егет, 1813 елда бишәү җибәрелә. Аларның берсе - 15 яшьлек Василий Егоров. 1811 елда Франция белән сугыш янау сәбәпле, Сембердә беренче һәм икенче башкорт казак полкларын оештыра башлыйлар. Башкортлар милли хәрби киемдә, сөңге, ук һәм кылыч белән коралланган була. Һәр яугиргә ике ат бирелә. Башкорт атлыларына кыюлык, тәвәккәллек, җитезлек, чыдамлылык кебек сыйфатлар хас була. Е.Пугачев восстаниесеннән соң, Екатерина II бөтен башкорт тимерлекләрен дә ябарга боера. Ырынбур губерниясе генерал-губернаторы Волконский аларны кичектергесез яңадан ачарга куша, чөнки сугышка китүче полкларга кылыч, сөңгеләр ясау мохтаҗлыгы туа. 1812 елның 12 июлендә Наполеон армиясе Неман елгасы аша чыга башлый. Сугыш башлану белән беренче башкорт казак полкы генерал Платовның бер урыннан икенче урынга тиз күчеп йөри торган казак корпусы составына керә. Атта чабып баручы башкорт казаклары ук һәм сөңгеләр белән атакага күтәрелгәндә французларга төньяк амурларын хәтерләтә. Аларны уктан төз аткан өчен шулай атыйлар. Моның турында хәбәр Парижга кадәр барып җитә. Наполеон белән сугышта 28 башкорт полкы катнаша. Уфа пехота полкы зур партизан отрядына күчеп Франция провинцияләрендәге дошман тылына тирән үтеп керергә тиеш була. Партизан сугышында катнашучы, сәләтле разведчик Фигнер француз офицеры мундирында дошман лагерына үтеп кереп, мөһим разведка мәгълүматлары алып кайта. Бородино янындагы алышта Наполеон рус армиясен тар-мар итә алмый. Рус гаскәрләре дә көчле дошманны җиңә алмый һәм чигенүне дәвам итәләр. 2 сентябрьдә Мәскәүне калдыралар. Анда янгыннар башлана һәм шәһәр тулысынча янып бетә. Француз армиясе янып беткән, ләкин кулга төшмәгән Русиянең борынгы башкаласын калдырып китәргә мәҗбүр була. Платовның казаклары, йөзләгән җайдакларын югалта, дошманга ныклы һөҗүм ясыйлар. Аңардан соң Наполеон гаскәре яңадан яуга күтәрелә алмый. Башкорт полкларының бер командиры рапортын укыганнан соң, Кутузов: “Любезные вы мои башкиры! Хорошо деретесь, молодцы!”, ди. Соңыннан аның бу сүзләр билгеле башкорт халык җыры «Любезники, Любизар»ның кушымтасына әйләнә. Башкорт уклары ныклы һәм төгәл эләгә, атларны үтә чыга. Шундый бер башкорт угы француз офицерының арт санына эләгә, берничек тә тартып чыгара алмыйлар. Укның хуҗасы табыла. Ул шундый яхшы укны югалтуына борчыла. Башкорт җайдаклары җитез һәм оста һөҗүм ясаулары, төз атулары белән аерылалар. Башкорлар һәм мишәрләр армия ихтыяҗлары өчен гаскәрләргә 4139 ат бүләк итә. Бу барлык башкорт халкының патриотлыгы була. Башкорт хатыннары, элекке вакыттан ук ирләре белән бергә алыша. Атта чабып барганда уктан аталар, сөңге ыргыталар. Кайбер башкорт егетләренең хатыннары сабый да тудыра. Француз сугышы батыры Җантүрә: “Париж шәһәре зур, ә хатын-кызлары нинди! Бик яхшы! Тик алышта медальгә лаек булган хәйләкәр, кыю, тапкыр башкорт хатыным мине берүземне урамга чыгармады”, дип сөйли. Күп башкорт полклары Берлинны алуда, Голландияне азат итүдә, француз гарнизоннарын крепостьләрдә камауда тотуда катнашалар. Дүрт башкорт полкы Русия чиген саклау өчен Польшада кала. Җиңү парадыннан соң барлык офицер, солдат, казак, башкорт егетләренә патша исеменнән “1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен” медален тапшыралар. Аннан соң 205 ел үткән. Беренче башкортказак полкы, башкорт халкының легендар герое, 1812 елгы Ватан сугышында, 1813-1814 еллардагы чит ил походында катнашкан Каһым Мырдашевның туган җирендә, Стәрлетамак районы Аючы авылында, һәйкәл куелган. Ул Германиядә сугышта һәлак була. Республикада авыр вакытта Ватанны саклаган батыр якташлар турында истәлекне кадерләп саклыйлар.
Рекрут бишкаенлылар туган якларына әйләнеп кайтмый. Күпчелек яугирләр кебек французлар белән яуда башларын сала.
А.ИВАНОВ.
Читайте нас: