Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
5 апрель 2019, 12:33

Көрәш -аның тормышы

Милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры Илдар Гайнуллин авыргазылыларга яхшы таныш. Ул көрәш, гер спорты буенча берничә тапкыр район һәм республика ярышлары җиңүчесе. Районда спортны үстерүгә күп көч сала. Күптән түгел Илдар Әмирьян улы 60 яшьлек юбилеен билгеләде.

Ул Тур-Усман авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Балачактан математиканы ярата һәм шахмат белән мавыга. Көрәш белән яшүсмер чактан ук кызыксына. Аның беренче тренеры - Мөдәрис Тимербулатов. “Мөдәрис Мансур улының авыл егетләрен җыеп көрәш белән шөгыльләнергә тәкъдим иткәне бүгенгедәй хәтеремдә. Ул бездә бу спорт төренә кызыксыну уятты. Энеләрем Миңлегәрәй белән Илдус та аның дәресләренә йөрде”, дип искә ала юбиляр.
Уңышлар озак көттерми. Егет 17 яшендә республика ярышларында беренче урынны яулый. Армия сафларында хезмәт иткәндә дә ул спорттан аерылмый, гер спорты белән дә шөгыльләнә башлый. 1980 елда И.Гайнуллин көрәш буенча Русия чемпионатында беренче урын яулый.
- Мондый дәрәҗәдәге ярышлар алдыннан бик дулкынландым. Көрәштә физик көч кенә түгел, стратегия һәм тактика да мөһим. Кагыйдәләрне дөрес куллансаң гына, уңышка ирешергә була, - ди ул.
Җиңүчегә милли спорт буенча РСФСРның спорт мастеры исемен бирәләр. Бу титулны районда беренче тапкыр аның остазы М.Тимербулатов ала. Илдар Әмирьян улы да аның сукмагыннан бара.
Спортчы бер сабантуйны да калдырмый. Ел да бәйрәмнең төп бүләге - тәкә аныкы була. Ә җиңүләрне һәрвакыт туганнары якыннары белән билгелиләр. Әле дә тормыш иптәше Рәсилә Рафик кызы белән кунактан өзелмиләр.
- Яраткан хатыным, өч балам, оныкларым, спорт һәм эшем - мин шулар белән бәхетле,- ди Илдар Әмирьян улы.
С.БЕЛЯЕВ.
Читайте нас: