Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
12 апрель 2019, 10:19

Илебез белән горурлана идек

1961 елның 12 апрелендә “Восток” космик кораблендә очучы-космонавт Юрий Гагарин Җир шарыннан беренче булып Җиһанга оча.

Бу айда кешелек дөньясы аның белән иң якты хыялларын, зур өметләрен бәйләгән кеше дөньяга таныла. Ул көнне яхшы хәтерлим. Мин ул вакытта район авыл хуҗалыгы инспекциясендә зоотехник булып эшли идем. Талбазыда телевидение, даими электр уты юк, аны иртән һәм кичен беничә сәгатькә кабызып кына алалар. Урындагы электр станциясе инкубатор станциясе районында, ә аның янәшәсендә типография урнашкан иде. Даими электр тогы 7 ноябрьдә генә булды.
12 апрель көнне Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да радиодан Совинформ- бюроның мө- һим хәбәре тапшырыла- чак, дип игълан иттеләр. На- чальник Мор- захановның кабинетында зур радиоалгыч бар иде. Анда безнең бөтен аппарат, редактор Габбасов һәм район гәзите хезмәт кәрләре, агро- химлабораториянең, орлыкчылык лабораториясенең белгечләре (начальнигы Тукчурин) җыелды. Без түземсезлек белән әйтелгән вакытны көттек. Менә сәгатьнең уклары 12не күрсәтте. Радиодан диктор Левитанның тавышы ишетелде. Ул: “СССРда, дөньяда беренче тапкыр, СССР гражданины, майор Юрий Алексеевич Гагарин космоска очты. Җир шары орбитасы буйлап 108 минутта әйләнеп чыгып, Казахстан территориясендә - Байконурда уңышлы утырды”, - диде.
Без бу хәбәрне ишеткәч, шатландык, шундый зур дәүләттә яшәвебез белән бик тә горурландык. Бу көн йолдызларга таба авыр юлның беренче адымы булды.
Ю.Гагарин автобиогра- фиясендә: “Ничек космос белән мавыкмыйсың инде. Бөтен ил зур кызыксыну белән ике зур дәүләтнең җиһанны үзләштерүдәге ярышын күзәтә бит”, дип яза.
Ул яшьлеген искә ала. “1941 елда сугыш башлангач, гаиләбез эвакуацияләнергә өлгерми калды. Авылга кинәт велосипедларда немецлар килеп керде. Безне урамга куып чыгардылар, анда илбасарлар урнашты. Әниемә (әтиебез фронтта иде), абыебыз Валентин, апабыз Зояга, миңа һәм энебез Бориска землянка казып көн күрергә туры килде. Безнең гаскәрләрһөҗүм итә башлагач, немецлар Валентин белән Зояны Германиягә куып алып киттеләр”. Гагарин Ырынбур хәрби-авиация училищесында укыган елларын хәтерләп: “1957 ел. Чыгарылыш имтиханнары якынлаша. Без көне буе аэродромда. Шул вакыт Советлар Союзының җирнең беренче ясалма иярченен Җиһанга җибәрүе турында бөтен илне тетрәтерлек вакыйга була. Бөтенесе дә: “Спутник! Безнең спутник күктә!” дип кычкырдылар. Спутникның безнең Ырынбур өстеннән очып үтмәвенә үкендек. Без, курсантлар, командирлар һәм укытучыларны “Ары- таба нәрсә булыр?” дигән сорау борчыды. Бер унбиш елдан космоска кеше дә очачак дип сөйләнәләр”.
Билгеле булуынча, совет галимнә-ренә ул кадәрле үк вакыт таләп ителмәде. Җирнең беренче спутнигы җибәрелгәннән соң Өч елдан Ю.Гагарин үзе космоска очып, исән-имин кире җиргә әйләнеп кайтты. Шулай итеп Смоленск өлкәсенең гади авыл егете бөтен дөньяга билгеле була. Җитәкчеләренең чакыруы буенча ул дөньяның күп илләрендә кунакта була, чыгыш ясый. Иптәшләре белән бергә тагын да яңа очышлар ясарга хыяллана. Әмма кызганычка каршы, аларга тормышка ашырга язмаган була. Яңа төр самолетны сынаганда аның гомере өзелә.
Гагаринның космоска уңышлы очы- шыннан соң АКШның президенты Никсон: “Руслар безне мәктәп партасы артыннан җиңделәр”. Чынлап да безнең илдәге белем бирү дөньяда иң яхшысы иде. СССРда белем бирү турында Нобель премиясе лауреаты, академик Жорес Алферов: “Без мәгарифтә, яңа белем бирү учреждениеләре төзүдә озак вакыт алдынгылар рәтендә булдык. Хәзер алдынгылар позициясенә яңадан кайтырга вакыт”, - дип сөйләде. Миңа физика буенча Нобель премиясен тапшырганда икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты, Чикагодан килгән профессор Дж. Хекман XX гасырның икенче яртысында фәнни-техник прогресс тулысынча СССР белән АКШның ярышы белән билгеләнде. Аның тәмамлануы бик тә кызганыч хәл”, - диде.
Космосны үзләштергән елларда шатлыклы вакыйгалар да, хәвефле хәбәрләр дә ишетелеп торды. 1971 елда космик станциянең бөтен экипажы һәлак булды. Бүген җиһан киңлекләрендә дөньяның төрле илләреннән 500дән артык кеше исәпләнә. Халыкара космик станциясендә безнең космонавтлар белән бергә Америка һәм башка илләрнең астронавтлары да оча. Бу авыр эштә аларга уңышлар телибез.
Р.НАГАЕВ,
Исмәгыйль авылы.
Читайте нас: