Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
23 апрель 2019, 15:01

Муниципаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде

Урындагы үзидарә көненә багышланган тантаналы чара мәдәният сараенда үтте. Ул традиция буенча район хакимиятенең яшь белгечләре башкаруында Авыргазы районы муниципаль хезмәткәрләренең гимныннан башланды.

Җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов котлады. Муниципаль властьның уңышлары аның хезмәткәрләренең югары компетентлыгына, оештыру сәләтенә, профессионализмына бәйле, дип билгеләде.
Чарада төрле дәрәҗәдәге урындагы власть органнарының эше бәяләнде.Утыздан артык хезмәткәр лаеклы бүләкләрен алды. Ирина Захарова (Трәпә авыл биләмәсе хакимияте башлыгы) Территориянең социаль-икътисади үсешендәге уңышлары өчен I дәрәҗә, Любовь Александрова (Балыклыкүл авыл биләмәсе) II дәрәҗә, Рәмил Абдрахманов (Өршәк авыл биләмәсе) III дәрәҗә диплом белән билгеләнде.
Ун авыргазылы - авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы, муниципаль хезмәт ветераннары һәм гамәлдәге авыл Советы хакимияте хезмәткәрләре - «Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел» юбилей медале белән бүләкләнде (тулы исемлек белән aurgazy. bashkortostan.ru сайтында танышырга мөмкин).
Мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тамашачыларны бәйрәм концерты белән сөендерде.
Э.ЗИННУРОВА.
Читайте нас: