Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
13 Май 2019, 18:25

Хәтерлибез. Данлыйбыз. Горурланабыз.

Район үзәге иртән үк бөйрәмчә төс алды, урамда халык күп иде. Авыргазылылар гаиләләре белән тантаналы чара һәм концерт үтәчәк авыл үзәгенә җыелды.

Бәйрәм Җиңү паркындагы Ватанны саклаучыларга һәм тыл эшчәннәренә багышланган һәйкәлгә чәчәк-ләр салудан башланды. Тантанада катнашучылар матур итеп киенгән, кулларына чәчәкләр, флаглар тоткан балалар тезелгән җанлы коридор аша үтте. Һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә залплар яңгырады.
Чәчәкләр салганнан соң көннең төп вакыйгасы - Җиңү парады башланды. Авылның үзәк урамыннан төз сафка тезелеп барабанчы кызлар үтте. Алар артыннан - «Үлемсез полк». Быел бу акциядә катнашучыларның саны сизелерлек арткан. Алар арасында өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә, балалар да бар. Кайберләре хәрби киемдә, пилоткаларда. Аларның кулында - картәтиләренең, нәнәләренең, туганнарының фотолары.
Парадның үзәгендә - хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар колоннасы. Аннары эстафетаны янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре кабул итте, алар артыннан - яшь спортчылар.
Традиция буенча 9 Май парадында катнашу өчен урамнарга чыгарылган ретро-техника барысын да таң калдырды. Колонна алдында легендар совет автомобиле - «Победа». Аның артыннан ГАЗ-69, ЗИС-5, УАЗ, «Волга» тезелде.
Митингта бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны - Шәриф Мөсәгыйтов катнашты. Аңа быел 94 яшь тулды. Елдан-ел бу дәһшәтле елларның шаһиты булган сугыш ветераннары, хезмәт тылы ветераннарының сафы сирәгәя, сугыш балалары да аз кала. Җиңү солдатларының тугызы гына исән.
- Авырлыкларга һәм югалтуларга карамастан, Җиңү көне - якты бәйрәм, - диде бәйрәм митингын ачып, район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов. - Әтиләребез, картәтиләребезнең күрсәткән батырлыгы безгә яшәргә һәм туган җиребез хакына эшләргә илһам бирә.
Авыргазылылар сугыш яланында ятып калганнарны бер минут тын калып искә алды.
Тамашачыларның яраткан хәрби моңнарыннан торган «Безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!» концерты булды. Яшь артистлар аеруча тырышты: җырладылар да, биеделәр дә шигырьләр дә укыдылар.
Мәдәният сарае алдындагы мәйданда урнашкан палаткаларда уенчыклар, тәм-томнар саттылар. Кыр кухнясы эшләде, бәйрәмгә килүчеләрне солдат боткасы һәм чәй белән сыйладылар.
Читайте нас: