Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
3 июнь 2019, 18:00

Онытылмас «Балачак иле»

Балаларны яклау көнендә «Доктор Китап» библиотерапия үзәге балалар һәм аларның ата-аналары өчен үзенчәлекле күңел ачу-танып белү мәйданчыгына әйләнде. Район китапханәсендәге «Балачак иле» бәйрәменә 2 санлы Талбазы мәктәбенең «Радужный» көндез булу лагереннан да укучылар килде.

Аларны «Крокодил Гена һәм аның дуслары» мультфильмы персонажлары каршы алды. Алып баручы Шапокляк әби белән балаларга күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәде. Малайлар һәм кызлар җәйге табышмаклар конкурсында, «Мин нинди чибәр» бию конкурсында теләп катнашты, тылсымлы капчыкта нәрсә ятканын әйтте, күмәкләп балалар җырларын башкарды.
Бәйрәмчә кәеф балалар төшергән рәсемнәрдә дә чагылды. Алар асфальтта җәй картиналары, кояш, кыргый хайваннар, әлбәттә, китаплар төшерде. Иганәче, районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Рәмил Асулов китапханәне төрле төсле шарлар белән бизәде, балаларга татлы бүләкләр әзерләде. Китапханәчеләр бәләкәй укучыларын җәен дә китап укуны онытмаска чакырды. Ачык һавада оештырылган уку заллары җәй буена эшләячәк. Димәк, каникуллар күңелле булачак.
Бәйрәм чагу һәм күңелле үтте. Ул балаларга яхшы кәеф бүләк итте.
С.ӘМИРХАНОВА,
әйдәүче китапханәче.
Читайте нас: