Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
7 июнь 2019, 11:36

Утыр әле яннарыма...

Аның телефон номерын Юга-ры Ләкәнде, Сөләйман һәм Үтәй-мулла авылында яшәүче бик күп өлкән яшьтәге кешеләр язып ал-ган.

Чөнки алар аның ярдәменә мохтаҗ. Социаль хезмәткәр - авыл җирендә бик кирәкле кеше. Ул бәләкәй һәм төпкел авылларда яшәүче пенсионерлар өчен тирә-як белән элемтәне тәэмин итүче һәм беренче ярдәмче.
Зәлия Салаватова яшь чагында училищеда укып, штукатур-маляр һөнәрен алган. Әлеге вакытта ул „Рассвет”халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге хезмәткәре.
- Ун ел эчендә тәрбияләнүче-ләрем миңа иң якын кешеләргә әйләнде. Алар 14, икесе инвалид. Һәрберсенең үз язмышы, күп оч-ракта ул җиңелдән түгел, - ди Зәлия Тимерхан кызы, бер-бер артлы аларның фамилия һәм исемнәрен санап.
Аларның „иң яшенә” 72, өлкә-не 80 яшьтән узган. Социаль хезмәткәр физик һәм күңел халәте кешенең нинди яшьтә булуына бәйле түгеллегендә инанган. Мәсә-лән, Үтәймулла авылында яшәүче тәрбияләнүчесе 83 яшьлек Фәния Хәсәнова күтәренке күңелле кеше. Берүзе яши, хуҗалык алып бара.
- Быел аның участогында бәрәң-гене апрель азагында ук утырттык, - ди ул. - Наҗия апа күп-ләп яшелчәләр үстерә, оныгыма, ди. Ул нәнәсен шәһәргә алып киткән иде. Авыл кешесенә анда яшәү ошамады - кире кайтты.
Бу авылда Н.Хәсәновадан башка тагын тугыз кеше ярдәмгә мохтаҗ. Социаль хезмәткәр аларга азык-төлек,сәнәгать товарлары алып кайта, табиб рецепты буенча дарулар сатып ала, коммуналь хезмәтләр өчен түли, йортларын җыештыра һ.б. Бу авылда суны җәмәгать коесыннан алалар. Шуның өчен Зәлия Тимерхан кызы пенсионерларга аны флягалар белән китерә. Моның өчен иң ышанычлы транспорт - ат.
- Ул миңа җәен дә, кышын да ярдәм итә. Басулар аша өч авылга йөрергә туры килә, еш кына юллар да булмый.
Социаль хезмәткәрнең эше бушлай түгел. Кем күпме түли, ул аның эшенә һәм тәрбияләнүче-ләренең пенсиясенә бәйле (гаран-тияле һәм өстәмә хезмәтләр исем-леге буенча). Гадәттә пенсионерлар моның өчен аена 300-500 сум акчасын бүлә.
Социаль хезмәткәрләрнең вазифасына өч яшькә кадәрге ба-лаларны бер ничә сәгать карап тороу да керә. Мәсәлән, ата-аналар берничә сәгатькә балаларын карап торырга куша ала. (Килешүне нибары ике гаилә төзегән).
Зәлия Тимерхан кызы тормыш иптәше белән (биш баласының үз гаиләләре бар) Сөләйман авылын-да яши. Анда барлыгы 12 йорт. Авылга газ кермәгән, шуның өчен утын мәсьәләсен дә хәл итәсе бар.
Социаль хезмәткәрнең кайчан киләсен әбиләр белеп, аны көтеп тора. Ул алыштыргысыз ярдәм-че һәм ышанычлы әңгәмәдәш. Кайберләре өчен ул ялгызлыктан коткаручы, өмет, ышаныч тудыручы бердәнбер кеше. З.Салаватовага „Яныма утыр әле”, - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.
- Синең игьтибарыңны һәм ярдәмеңне көткән кешеләр белән аларны яратмыйча һәм аңламыйча эшләп булмый. Мохтаҗларга ярдәм итеп, без үзебез дә үзгәрәбез - түземлеккә һәм мәрхәмәтлегә әйләнәбез.
И.ПОЛЕЖАЕВА.
Читайте нас: