Биредә коллектив зур түгел. Пациентларның сәламәтлеген ике табиб һәм сигез акушер күзәтә.
Йөклелек патологиясе бүле-гендә ашыгыч ярдәм өчен ки-рәкле барлык җиһазлар бар. Узган елда монда 140 йөкле, ә гинекология бүлегендә 165 хатын-кыз дәваланган.
- Хатын-кызлар консульта-циясендә көненә 25-30 хатын-кыз кабул итәбез. 2018 елда 350 йөкле мөрәҗәгать иткән. Барлыгы алты мең хатын-кыз консультация алган, - ди акушер-гинеколог Лалә Зәлилова.