Наум авылында туган егет хезмәт юлын Бөек Ватан сугышы елларында колхоз басуларында башлый. Армиядән хезмәт итеп кайткач, аны язмыш юл хезмәте белән бәйли, яшь егет юл эшчесе булып урнаша. Бер-ике елдан Чиләбе шәһәрендә шартлатучы һөнәрен үзләштерә. Соңрак Новгород өлкәсенең Боровичи шәһәре техникумында автомобиль юллары мастеры белгечлеген ала.
Яңа белем туплаган белгеч туган Башкортстанга кайта. Аны Уфа-Ырымбур трассасының Ишле-Соловьевка участогы мастеры итеп билгелиләр. Әле бу юлның бер өлешенә - Талбазы авылының хәзерге Парк урамы һәм Ленин урамы керә. Монда ул трассаны ремонтлау һәм хезмәтләндерү эшләрен җитәкли.
- Яз һәм җәй айларында яңа бор-дюрлар, юл билгеләре, яктырту багана-лары куя идек. Кышын юлларны кардан тазарттык. Бригадада күбрәк хатын-кызлар эшләде, алар үзләренең җиңел булмаган вазифаларын яхшы үти иде. Башка участоклар арасында һәрвакыт беренче урынны алдык, планны арттырып үтәдек, - дип искә ала Нестор Иванович.
Кул астында эшләүче хезмәткәр-ләренең уңышлары өчен Н.Ивановны премияләр белән бүләклиләр. Үзе “Хезмәт ветераны”, “Социалистик ярышлар җиңүчесе” исемнәренә лаек булган.
Күптән түгел юл тармагы ветеранына 92 яшь тулган. Шул уңайдан аны коллегалары - юл ремонтлау-төзү идарәсе начальнигы Риф Рафиков һәм баш инженер Нияз Гыйниятов туган көне белән котларга йортына барды. Алар аңа бүләкләр тапшырды, ә чәй табын артында ветеранның хезмәт юлын искә алдылар