Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
2 июль 2019, 17:41

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә рәхим итегез!

8 июльдә билгеләнүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республикада төп чаралар Бөре шәһәрендә узачак.

Изге Петр һәм Феврония истәлегенә булдырылган бу көн күпмилләтле Башкортстан өчен аерым мәгънәгә ия. Быел ул берничә милләт вәкилләренең гасырлардан килгән дуслыгын саклаучы Бөре төбәгендә киң колач белән оештырыла.

Гаилә фестивале 8 июльдә шәһәрнең Изге Троица кафедраль соборы янындагы Октябрь мәйданында 16 сәгатьтә башланачак.


Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: