Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
5 июль 2019, 10:24

6 июль – Халыкара кооператорлар көне

Ышанычлы адымнар белән алга атлагыз. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек,бәхет һәм иминлек телибез.

“Бернәрсә белән мактанырлык түгел, көннән-көн авыррак” - диде райпо советы рәисе Рәмилә Бәхтиярова сөйләшүебезнең беренче минутында.. Ә үзе сүзен проблемалардан башлап, тиз генә аны ничек хәл итүләре, нинди нәтиҗәләргә ирешүләренә күчкәнен сизми дә калды. Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки авыргазы кооператорлары кул кушырып утыра торганнардан түгел. Алар эшчәнлек нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы кулланучылар кооперациясе оешмалары бишлегенә керә.
Читайте нас: