Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
5 июль 2019, 10:26

Кышын - тырма, җәен туңдырма кирәк

Бүген авыргазылылар Башпот-ребсоюз системасының 54 оешмасы арасында ваклап сатуда товар әйләнеше буенча икенче урында.

Авыргазы кооператорларының төп эше - сату. 2010 елда кризисның нәрсә икәнен татып, бар көчләрен җыеп тугыз ай эчендә иске, агач бина урынына ике катлы, заманча, 1100 квадрат метр мәйданлы “Авыргазы” сәүдә үзәген төзиләр. Ул бүген Талбазы үзәгенә ямь биреп тора. Беренче катында алар үзләре сәүдә итсә, икенче катны эшкуарлар арендага алган.
- Вакытында төзеп өлгердек, - ди Рәмилә Гаяз кызы сәүдә үзәгенең баскычыннан менеп. – Менә монда сәнәгать товарлары бүлеге, аны бик яраталар, табышы да яхшы. Уң якта - зур супермаркет. Анда җиһазларны заманчага алыштырачакбыз, шартларны шәһәр стандартларына җиткерәбез. Атна саен төрле товарлар төркеменә ташламалар ясыйбыз, чөнки сатып алучылар башка көндәшләргә китәргә мөмкин.
Бүген авыргазылылар Башпот-ребсоюз системасының 54 оешмасы арасында ваклап сатуда товар әйләнеше буенча икенче урында. Шул ук вакытта нәкъ сәүдә итү иң рентабельле тармактан табышсыз эшләүчегә әйләнде. Сәбәбе билгеле: гигант сәүдә челтәрләре. Алар һәр район үзәгендә һәм зур авылларда урнашкан һәм халыкның күп кенә керемен үзенә ала.
Кулланучылар җәмгыяте өлешенә авылларда эшләгән магазиннар гына кала. Анда да күбрәк пенсионерлар яши. Районыбызда 200-600 кеше яшәгән 136 авыл бар. Зур сәүдә челтәрләре анда бармый, чөнки файдасы юк. Кооператорлар да шул ук хәлдә, тик райпо магазиннарының авылны тотучы икәнлеген алар яхшы аңлый, шуның өчен ябарга ашыкмый. Товар әйләнеше аена 100 меңнән дә азрак булганда күчмә сату оештырыла. Авыргазы райпосының 55 магазинының 37се ерак авылларда урнашкан. 36 авылга график буенча ике автолавка йөри. Бу шартларда ничек акча эшләп була соң? Һөнәри осталык, зирәклек, җитезлек, эчке тоемлау һәм зур тәҗрибә ярдәм итә. Быел, мәсәлән, райпо сезонлы товарларга аеруча басым ясаган.
- Җәен кайбер магазиннарда әйләнеш кышкы белән чагыштырганда дүрт-биш тапкырга арта, - ди Р.Бәхтиярова. – Яз башына магазиннарда бакчачылар өчен кирәк товарларның тулы ассортиментын: тырма, лейка, галош, япма материаллар булдырырга тырыштык. Алар нәкъ бу чорда үтә. Башкалар белән чагыштырганда, бездә хаклары да түбәнрәк булып чыкты. Сатып алучылар күп булды. Шулай ук рабица, кадак кебек төзелеш материалларына ихтыяҗ зур, ә цементны апрельдән алып 400 тоннага якын саттык. Җәйгелеккә зур ассортиментта туңдырма кайтардык.
Өч авылдагы табышлы эшләгән магазиннарны супермаркет итеп үзгәртү эшләре бара. Кооператорлар сабантуйда катнашуга аерым игътибар бүлгәннәр. Быел башка елларга караганда сату нокталары азрак булган, тик анда иң көчле сатучылар эшләгән, ассортимент та киңәйтелгән. Аз чыгымнар белән шундый ук табыш алганнар.
Т. КРУГЛОВА
Читайте нас: