Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
5 июль 2019, 10:57

Тормышлары безгә өлге

Июль башында Талбазы авылында яшәүче Миниса Әхмәтгали кызы һәм Әсхәт Тәмербәк улы Халиковларның бергә гомер кичерүләренә 60 ел тула. Ул 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килә.

Ир белән хатынның тормышы җиңел булмый. Аларның балачагы, яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Шул чорның барлык авырлыкларын үз иңнәрендә татыйлар. Әле ныгып та җитмәгән балалар чәчүдә катнаша, печән чаба, кышкылыкка утын әзерли, мал көтә. Алар яшьтән үк бик сабыр, нык, тырыш булалар. Икесе дә хаклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт салалар. Әткәй комбайнчы, тракторчы булып эшли, әнкәй чөгендер үстерә, сарыклар, бозаулар карый.
Авыл кешесен өйгә кайткач та күп эш көтә. Абзар тулы мал-туар, кош-корт карап, бакча, җиләк-җимеш үстереп, биш баласы да кыенлык күрмичә үссеннәр дип эшләделәр. Аларның тырышлыгы аркасында тормышыбыз җитеш булды. Авырлыкларга бирешмичә, бер-берсенә иптәш булып матур дөнья көттеләр. Ә хәзер хәлләреннән килгәнчә балаларына, оныкларына ярдәмләшәләр.
Алар икесе дә хаклы ялда, хезмәт ветераннары, абруйлы кешеләр. Хезмәттәге яхшы күрсәткечләре өчен мактау грамоталарына ия булдылар. Әткәйне (ул атказанган колхозчы) Финляндия һәм Чечен-Ингушетия Республикасына юлламалар белән бүләкләделәр.
Кадерлеләребезнең лаеклы тормыш юлы безгә, балаларына, авылдашларына үрнәк. Әткәй безгә, балаларына, күршеләргә ачык йөз, авылдашларга һәрвакыт ярдәм итеп, безгә зур терәк булып яши. Әнкәй киң күңелле, олы йөрәкле, сабыр холыклы, уңган булуы белән безнең өчен үрнәк. Алар безне үзләре кебек тырыш итеп тәрбияләделәр. Картларга да, яшьләргә дә ихтирамлы булырга өйрәттеләр. Әткәй белән әнкәй үзләре генә яшиләр. Без аларның хәлләрен белергә туган йортка сагынып, шатланып кайтабыз.
Өй алдында һәрвакыт чисталык, пөхтәлек. Әткәбез әкрен генә эшләрен эшли, җәен себереп, кышын карын тазартып йортны һәрвакыт тәртиптә тота. Бакчада әле дә бәрәңге утырталар, чәчәкләр үстерәләр. Әнкәйнең тәмле ашлары, телеңне йотарлык кабарып пешкән бәлешләре, пироглары белән сыйланырга балалары, оныклары килеп тора. Без аларга киләчәктә бәхетнең иң зурысын, сәламәтлекләре ныклы булуын, җан рәхәтендә яшәүләрен телибез. Әткәй-әнкәй, барысы өчен дә сезгә чиксез рәхмәт белдерәбез. Сез безгә бик кирәк, тормышта терәк булып яшәгез дә, яшәгез әле.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларыгыз исеменнән кызыгыз Ә. САДРЕТДИНОВА.
Читайте нас: