Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
15 июль 2019, 17:22

Рәхмәт, укытучыбыз!

Остазыбыз, Гайшә Вәли кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Без үскән чакта мәктәпкә бару әлеге университетка керүгә тиң иде дисәм дә ялгышмамын.
Ул чорда мәктәп барлык хәбәрләрнең үзәге, белем учагы иде. Ә укытучылар - авылда иң хөрмәткә лаек, иң абруйлы кешеләр булды. Аларны хөрмәтләргә гаиләдә үк өйрәнеп үстек. Әнием бер укытучыны аеруча мактап искә ала иде. Бу рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гайшә Вәли кызы Әбдерәшитова. Вакыты җиткәч Гайшә апага мин дә гашыйк булдым.
Какча гәүдәле, уртача буйлы, үзенә килешеп торган пөхтә киемле, зәңгәр күзле бу апа гел үзенә җәлеп итеп тора иде. Бишенче сыйныфка күчкәч ул безне рус теле һәм әдәбиятыннан укыта башлады. Аның кызыклы итеп дәрес аңлатуы, безгә булган мөнәсәбәте, үз предметын тирәнтен белүе һәм яратуы – бездә аңа карата хөрмәт уятты, ул безнең икенче әниебезгә әйләнде. Укытучы әсәрләрне шул кадәр сәнгатьле итеп укый, образларны шундый итеп тасвирлый - без алар янына күчеп киткәнебезне сизми дә калабыз. Алар белән бергә көләбез, елыйбыз, шатланабыз, кайгырабыз. Гайшә апа беркайчан да тавышын күтәрми, сабыр гын баланың аңа игътибар итүен көтә иде. Ул бездә белемгә омтылыш уятты. Китапны сөяргә, укырга өйрәтте.
Гайшә апа күрше Яңа Карамалы авылынннан, хәлле гаиләдә туып үсә. Гайшә Вәли кызы башта Стәрлетамак педагогия коледжын, аннары укытучылар институтында укый. Соңыннан Стәрлетамакта педагогия институты ачылгач, аның рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Ул Яңа Карамалы, Кече Ибрай, һәм Кешәнне мәктәпләрендә укыта. Хезмәт юлының төп өлеше Кешәнне мәктәбе белән бәйләнгән. Шушы авыл егете Сәетов Мөхәммәт Мәгафур улы белән гаилә коралар, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Алар да әти-әнисенә кебек эш сөючән, акыллы, намуслы, ихтирамга лаек кешеләр. Өлкән уллары инженер һөнәрен сайлый, ә уртанчысы һәм кечесе үз язмышларын медицина белән бәйли. Алар бүген үзәк район дәваханәсендә эшләп йөри.Әниләре бүген Талбазы авылында улы Мидхәтнең гаиләсендә яши.
Без үскәндә укытучыларның эше бик күп иде. Алар агитатор да булды, кичен авыл клубында концерт та куйды, ындыр табагында лекцияләр дә укыды, кичке мәктәптә дәресләр дә бирде. Ә кичен дәресләргә әзерләнергә, дәфтәр тикше- рергә кирәк. Менә шундый иде авыл укытучылары. Гайшә апа безне Кеше дигән бөек исемгә лаеклы итеп тәрбияләде. Аның биргән белеме безгә, авыл балаларына, чит-ят җирләрдә югалып калмаска ярдәм итте. Аның укучылары арасында төрле һөнәр ияләре бар. Һәрберсе үз урынында намус белән тырышып эшли. Укытучыбызның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык. Минем укытучы һөнәрен сайлавымда да Гайшә Вәли кызының өлеше зур булды. Хезмәт юлымны да аның ярдәме белән башладым. Аның акыллы киңәшләре һәрвакыт маяк булды, укытучы һөнәренең серләренә төшендерде.
Укытучыбыз матур гомер юлы үтте. Бүген ул үз хезмәтенең җимешләрен күреп шатлана. Быел аңа 90 яшь тулды. Аны үткән юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Калган гомерендә аңа исәнлек, күңел тынычлыгы, балалар һәм оныклар шатлыгы телибез. Аңа булган олы хөрмәтебезне белдереп алдында баш иябез.
Барлык укучылары исеменнән 1973 елгы чыгарылыш укучысы
А.А. ЛАТЫЙПОВА-НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Читайте нас: