Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
22 август 2019, 17:35

Яраткан абыебыз турында

Елның иң юмарт август аенда абыебыз Рифкать Шаһиҗиһанов 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели.

Ул 1949 елның 22 августында Иске Ибрай авылында Ибраһим һәм Наҗия Шаһиҗиһановларның гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Балачагы, мәктәп еллары туган авылында әти-әнисенә ярдәм итеп, кече туганнарын карашып үтә. Хезмәт сөючән, тырыш абыебыз комбайнчы ярдәмчесе, тракторчы булып эшли. 8нче сыйныфны тәмамлагач электрик һөнәрен үзләштерә һәм берүк вакытта автомәктәптә шөгыльләнә. Шулай да водитель эше күңеленә якынрак була. Район ветеринария станциясендә, катнаш азык заводында хезмәт сала. Хаклы ялга чыкканчы, күп еллар авыру кешеләргә ярдәмгә ашыга, „ашыгыч ярдәм” бригадасын йөртә.
Ул күтәренке күңелле, шаяртырга ярата. Өйләнеп Талбазы авылына күченгәч, абыебыз безне дә үз янына җыйды. Хәзер бертуганнардан биш гаилә район үзәгендә яшибез.
Тормыш иптәше Сания Бәхтигани кызы белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Ә хәзер аларны оныклары Алина һәм Ибраһим сөендерә. Җиңгәбез искиткеч уңган, кунакчыл хуҗабикә. Абыебызның да кулы алтын. Алар иркен агач йортта бәхетле гомер кичерә. Аны төзегән вакытта гаилә башлыгы эретеп ябыштыручы, балта остасы, бизәүче һөнәрләрен дә үзләштерә. Аның эшсез торганы юк. Ихатасын төзекләндереп кенә калмый, бөтен күңелен салып матурлык тудыра.
Хуҗалыкларында, мөгезле эре терлектән алып бал кортларына кадәр, асрыйлар. Абыебыз бүген дә безгә бар яклап та ныклы терәк. Кадерле, якын кешебезгә күркәм юбилеенда ныклы сәламәтлек, иминлек, гаиләсе һәм туганнары белән бәхетле озын гомер кичерүен телибез.

Ярату һәм хөрмәт

белән туганнары.
Читайте нас: