Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
27 август 2019, 11:23

Туган авылым - изге төягем

Июльнең ямьле бер көнендә авыл янындагы яланда Төбәкнең 100 еллыгын билгеләделәр

Төбәк авылы тирә-ягын урманнар уратып алган матур табигать кочагында урнашкан. Күлләр, буалар, уңдырышлы җир - Корманай авылыннан күчкән ата-бабаларыбыз яшәү өчен бик яхшы урын сайлаган. Биредә уңайлы һәм матур. Йортлар төзек, аларның түбәләре һәм киртәләре ачык төсләргә буялган. Урамнарда якты, юллар ремонтланган, яңа коелар казылган.
Бәйрәмгә әзерлек иртән үк башланды, учаклардан төтен күтәрелде, тәмле шашлык исләре таралды, самавырлар җырлады.
Юбилейга кунаклар күп килгән иде. Аларны гадәттәгечә икмәк-тоз белән каршы алдылар. Авыл халкын котларга район хакимияте башлыгы З.Идрисов, район Советы рәисе М.Ходайбирдин, авыл хуҗалыгы идарәсенең вете-раннар советы рәисе М.Вәлитов, район ветераннар советы рәисе И.Мифтаховлар килде. Чакырылганнар арасында Башкортстанның элекке эчке эшләр министры Рафаэль Диваев, Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе Рил Бикмәтов, эшкуар Марат Сәетов, Башкортстан Республикасының Милли көрәш һәм билбаулы көрәш федерациясе рәисе Вәкил Ильясов һәм башкалар бар иде.
Сәгадиевлар, Әюповлар, Зәлилов-лар, Халитовлар, Газиевлар, Мөхәммәт-җановлар тирмәләр куйды. Алар йортта кадерләп сакланган кул эшләре, элекке көнкүреш әйберләре белән бизәлде. Авыл һәм гаиләләр тарихын чагылдырган шәҗәрәләр кызыксыну уятты. Төбәк бәләкәй булса да, аннан күп билгеле кешеләр чыккан.
Игезәк Турьяновлар турында яше дә, карты да белә. Альфред һәм Мельс табиб һөнәрен сайлаган. Алар 1965 елда БДМИ тәмамлый. Мельс Хәбиб улы йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, Русия табибларның белемен камил-ләштерү академиясе ректоры урынбасары, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече була. Ә Альфред Хәбиб улы клиник ординатура һәм аспирантура тәмамлый. 1987-1995 елларда Башкортстан республикасының сәламәтлек саклау министры, БДМИ ректоры урынбасары була, БАССРның Югары Советы, РСФСРның халык һәм Башкортстан Республикасы дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты итеп сайлана. Алар белән бөтен авыл горурлана.
Биредә тырыш хезмәтләре белән колхозны күтәргән эшчәннәр дә аз түгел. Мәсәлән, Рифгать Газиев Ленин ордены белән, Әсхәт Сәгадиев „Хезмәттәге батырлык өчен” ордены белән бүләкләнгән, ә Гайса Алпаров -Башкортстан Республикасының атка-занган механизаторы. Әсхәт Мәһәди улының уллары да лаеклы хезмәт итәләр. Назир атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Вәзир „Башкортстан Республикасының атказанган урманчысы„һәм Русия Федерациясенең табигатьне саклау алдынгысы.
Район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов авыл кешеләрен бәйрәм белән җылы котлап, төзекләндерүгә 50 меңлек сертификат белән бүләкләде.
Элек „Ленин юлы” колхозының баш зоотехнигы булып эшләгән Мидхәт Вәлитов та барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул 50елдан артык бергә гомер кичергән гаилә парларын Альфира һәм Әсхәт Сәгадиевлар, Галия һәм Гайса Алпаровлар, Мәсхүдә һәм Рифгать Газиевлар, Фәрзәнә һәм Зәйнәгый Мөхәммәтҗановлар, Мәдинә һәм Энгельс Закриннарны котлап, бүләкләр тапшырды. Бу гаиләләр барлык тормыш сынауларын бергә үтеп, шатлыкларынуртаклашкан. Алар күпләр өчен үрнәк булып тора. Авылның иң өлкән яшьтәге кешеләре Мөбәйнә Мөхәммәтшина, Фәүзия Әюповаларны да тәбрикләделәр. Ә иң яше Нәргизә һәм Фидаил Газиевларның уллары Азамат булып чыкты.
- Безнең авыл халкы тырышлыгы белән аерылып торды, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булды. Менә алар: Тәнзилә Кәримова, Фәүзия Исмәгыйлова, Альфира Сәгадиева, Рәшидә Бикмәто-ва, Ләйлә Халитова, Мәсхүдә Газиева һәм башкалар,- дип сөйләде Вәзир Сәгадиев. - Күп еллар бригадир булып эшләгән Фәнис Кәримов, хисапчы Вәрис Бикмә-тов, механик Вәрис Халитов, рәис урынбасары Фидаил Мөхәммәтҗанов, укытучыларыбыз Әминә Зәлилова, Рәшидә Мөхәммәтҗановалар бу көн-нәргә кадәр яши алмады. Аларның барысын да атап бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Авылның патриотлары -Рәис Халитов, Әфган сугышында катнашучы, Русия Федерациясенең мактаулы автотранспорт хезмәткәре Фаил Мөхәммәтҗанов. Әйткәндәй, Кремльдә аңа Русиянең Алтын тәгәрмәче премиясен тапшырдылар.
Тантаналы өлештән соң халык уеннары һәм спорт ярышлары башланды. Кунаклар һәм авыл халкы көянтә- чиләкләр белән йөгерде, капчык белән көрәште, кыек һәм туры баганага менде. Балалар батутларда күңел ачты, төрле аттракционнарда катнашты.
Авылның төп байлыгы - тырыш хезмәтләре белән туган җирләрен данлаган халкы. Төбәклеләр үзләренең эшчән, тату булуларын эшли дә, ял да итә белүләрен исбатлады. Бәйрәмдә язмыш кушуы буенча илебезнең төрле почмакларына таралган туганнар, сыйныфташлар, дуслар очрашты, хатирәләр белән уртаклашты, сөенде. Һәрберсе туган җир җылысын, яхшы тәэссоратлар һәм, әлбәттә, истәлеккә фотога төшеп таралышты.
Р.БАРДЫБАЕВА.
Читайте нас: