Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 август 2019, 11:50

Шагыйрь Вәрис Акбашевның иҗат кичәсе үтте

Ул укучыларын тирән эчтәлекле шигырьләре белән сөендерә.

Г. Ибраһимов исемендәге район китапханәсендә шагыйрь Вәрис Акбашевның иҗади кичәсе үтте. Ул үзенең 60 яшлек юбилеен билгеләде. Һөнәре буенча нефтьче булып эшләгән безне матур әсәрләре белән сөендерүче шагыйрь үзенең татар телендәге уннан артык шигырьләр җыентыгын чыгарган, ике поэмасы да бар. Ул кечкенә укучылар өчен дә яза.
Чарага кунаклар күп килгән иде. Китапханәнең уку залында алма төшәр урын да булмады. Бәйрәмгә район хакимияте,Башкортстанның Язучылар союзы, “Стәрле” әдәби үзәге, районның “Зәңгәр чишмә” иҗади оешмасы вәкилләре, күренекле иҗади шәхесләр, гади укучылар килгән.
Барысы да язучының үзенчәлекле язу стилен : гади текста тирән мәгънә ятуын билгеләде. Шигырьләре чагу образларга һәм чагыштыруларга бай. Композитор Урал Рәшитов, әйткәндәй, ул да безнең якташ, Үтәймулла авылында туган, күренекле җырчы Хәния Фәрхинең Вәрис Акбашев турында әйткән сүзләрен искә алды:
- Вәрис Акбашевның шигырьләрендә поэзия бар.Аның сүзләренә язылган “Ярату” җырын башкару авыррак булса да яратып җырлыйм, дип әйтә торган иде халык җырчысы.
В.Акбашевның бик күп шигырьләренә җырлар язылган. Мәсәлән, “Сау булыгыз ак каеннар”, “Синең аең”, “Синең карлар” җырларын татар эстрадасының билгеле җырчылары Салават Фәтхетдинов, Урал һәм Азалия Рәшитовлар, Венер Камалов, Гүзәл Әхмәтовалар башкара.
Бу көнне аңа бик җылы котлау сүзләре әйтелде. Якташыбызны котларга районыбызның иң өлкән язучысы 87 яшьлек Александр САС та килгән иде.Ул башкорт , татар шагыйрьләренең бик күп әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән кеше. Хәзер без В.Акбашевның да иҗат җимешләрен бу телдә укый алачакбыз.
- Оригиналга җитми инде. Үз туган телеңдә яз, - диде Александр САС.
Юбилей кичәсе барысына да яхшы кәеф бүләк итте, чөнки чын поэзия күңелгә тирән үтеп керә.
Бездә аңа ныклы сәламәтлек, иҗат чишмәсенең саекмавын телибез. Алда да безне эчтәлекле әсәрләре белән сөендерер дип ышанабыз.
Читайте нас: