Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 август 2019, 14:55

Ярослава кризис үзәге бәйрәмгә чакыра!

2 сентябрьдә «Ярослава» гаилә һәм балаларга ярдәм күсәтү үзәге» коммерция булмаган автономияле оешмасы район хакимияте ярдәме белән халыкны үзәкнең ачылуына бер ел тулу уңаеннан оештырылган балалар бәйрәменә чакыра.

Бәйрәм 1 сентябрьгә багышланган тантаналы линейкадан соң мәдәният сарае алдындагы мәйданда үтәчәк.
Программада: сабын куыклары шоуы, балалар аниматорлары, аквагримм, төрле яшьтәгеләр өчен осталык дәресләре, фотозоналар. Шоколад фонтаны, тәм-томнар, татлы мамык, попкорн һәм туңдырмалар булган түләүсез фудзона (туклану зонасы) оештырылачак.
Чара 12 сәгатьтә башлана.
Читайте нас в