Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
13 сентябрь 2019, 10:35

«Бөтен Галәм-каләм очында...»

Авыргазы районында туып үскән, иҗаты белән республикада гына түгел, күрше Татарстан, Чуваш республикаларында да билгеле Вәрис Акбашевның ижад кичәсе “Мин гашыйкмын...» дип аталды.

Рәшит Назаровның бу шигырь юллары шигъриятнең бөтен асылын аңлата. Үзенең уй-кичерешлә-рен шигырь юлларына тезеп, бөтен кешелек дөньясының яшәеш мәгъ-нәсен генә түгел, табигать һәм Җи-һан белән бәйләнешен дә ачып сала.
Авыргазы районында туып үскән, иҗаты белән республикада гына түгел, күрше Татарстан, Чуваш республикаларында да билгеле Вәрис Акбашевның ижад кичәсе “Мин гашыйкмын...» дип аталды. Кичәдә шагыйрьнең дуслары, каләмдәшләре, туганнары, шигърият сөючеләр, район китапханәчеләре, укытучылар катнашты.
Вәрис Ягафәр улы Яңа Атҗитәр авылында урта мәктәпне тамамлый. Стәрлетамак химия-технология техникумында һөнәр алып, хезмәт юлын шушы шәһәрдә башлый. Беренче шигырьләре «Ашкадар”, “Стерлитамакский рабочий», районның «Ватан юлы»гәзитләрендә басыла.
Вәрис Акбашевны мәхәббәт җырчы-сы дип атарга мөмкин.
Аның нечкә күңеле, итагатьлелеге йө-зендә чагыла. Тыйнак елмаюы, күз карашы белән ул сине дә шул сихри шигърият дөнъясына алып кергәндәй. Сөю хисе - дөньяга, табигатькә, кешеләргә, тормышка мәхәббәт уята. Шуңадыр да гашыйк кеше бервакытта да яшәүдән туймый.
- Мин дөньяда бер нәрсәдән куркам -
Мәхәббәтсез дигән исемнән.
Бөек шагыйребез Равил Бикбаевның бу сүзләре - шигъриятемә аваздаш, - диде Вәрис Ягафәр улы.
Әнисе Фәния Һади кызы - туган телгә сөю тәрбияләгән, татар теле укытучысы буларак, аның серләрен, нечкәлекләрен ачып биргән.
- Балаларыгызга, оныкларыгызга үз телен өйрәтегез, - диде ул залда утыручыларга. - Юкса, хәзер гел урысча сөйләшәләр. Телне белмәүдә балалар бакчасын гаеплиләр. Ул сезнең балагыз, диям мин андыйларга, - ди педагог.
В.Акбашев - бик күп шигырьләр җыентыклары авторы. «Авыргазы моңнары”, “Төнбоекны өзмәм”, “Язмыш сукмагы”, “Олы җанлы кыз бала”, “Учларымда - учларың”, “Кеше булып калырга” повесте рус теленә дә тәрҗемә ителгән.
Авыргазы «Пушкины» А.С. Савельев-САС шагыйрьнең ижат җимешләрен рус, чуваш телләренә тәрҗемә итеп, укучылар даирәсен киңәйткән.
- Шагыйрь үз телендә иҗат иткәндә генә хисләр тирәнлеген җиткерә ала,- диде ул.
Авыргазы җире - талантлар хәзинәсе. Кичәдә районыбыздан чыккан билгеле журналистлар, язучылар, җырчылар, композиторлар катнашты.
Урал Рәшитовның Вәрис Акбашев сүзләренә язылган моңлы җырлары яңгырады. Композиторның бу чарада катнашуы җыр-моң сөючеләргә зур бүләк булды.
Сәләтле җырчылар Финә Абдуллина, Алик Залилов, Гүзәл һәм Лилия Акбашеваларның дуэт чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде.
Вәрис Ягафәр улы - балалар өчен бик матур әсәрләр иҗат итә. Аның үзенчәлекле образларын кечкенәләр дә ярата, үз итә.
«Китап» нәшриятында хезмәт итүче язучы Әлфия Әсәдуллина шагыйрьне юбилее белән котлап, аның чагыштыру алымнарының беркемгә дә охшамаганлыгын, кабатланмас булуын билгеләп үтте.
«Балалар әдәбияты антологиясе”н төзүче, язучы, шагыйрә Фәрзәнә Гобәйдуллина :
- Вәрис Акбашевның “Тальян гармун» исемле әкиятен антологиягә кертмәү мөмкин түгел. Чөнки халкыбызның бу музыка коралына багышланган балалар өчен әсәр юк әле, - диде.
Шулай ук әдибә район хакимияте җитәкчелегенә халык, иҗат кешеләре белән бер сулышта яшәвенә сокланып, рәхмәтен белдерде.
Вәрис Ягафәр улы Себер тарафларында нефтьче булып озак еллар эшли.
- Күпчелек шигырьләремне эшләгән чакта язам. Туган җирдән читтә булганда аның кадерен, гүзәллеген ныг-рак тоясың,- ди шагыйрь.- Салкын як-ларда йөргәндә якыннарыңның күңел җылысын тою мөһим.
- Таң атканда, төшләремдә
Ишетәм бишек көен.
Еллар үтә кырыс җирдә
Гафү ит, туган җирем, – дип яза шагыйрь «Гафү ит, туган көнем” шигырендә.
Приозерный касабасында татар-башкортларны берләштергән мәдәни оешма төзүдә, аның бүгенге эшендә дә даими катнаша якташыбыз.
1996 елда районда “Зәңгәр чишмә» исемле әдәби берләшмә барлыкка ки-лә. Яшь иҗатчыларны халыкка таныту, китапханәләр, мәктәп укучылары белән берлектә иҗат, юбилей кичәләрен, яңа китапны презентацияләү чараларын үткәрә бу оешма әгъзалары, туган телне пропагандалау, яшь буынны милли рухта тәрбияләү кебек мөһим эшләр башкара. Вәрис Акбашев җитәкчелегендәге “Зәңгәр чишмә»нең суы саекмый, тулылана гына.
- Вәрис Ягафәр улының холык-фигыле, тышкы кыяфәтендә генә түгел, хәтта иҗатында да әти-әни, гаилә тәрбиясе чагыла, - диде районның татарлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Риф Вәлиев.
В.Я. Акбашевның хатыны Клара Равил кызы педагогия хезмәте ветераны, озак еллар балаларга чит телләрне өйрәткән абруйлы укытучы.
-Тормыш иптәшем - арка терәрлек ир, әти һәм ул. Аны очраттырган язмышыма рәхмәтлемен, - диде Клара ханым.
Яныңда иҗатка дәртләндерүче, илһам бирүче якыннарың барда гына чын әсәрләр туадыр ул.
- Шигырь - ул бер роман. Күңел төпкеленнән ургылган хисләрне берничә юлга сыйдыру - олы талант. Шагыйрьнең кичерешләрен тулысынча аңлау мөмкин дә түгел, бу үзе генә белә торган сер,- диде улының уңышларына шатланган ана.
Вәрис Акбашевның шигырьләрендә бай фантазия, кинаялек бар, алар үзләре үк җырлап тора. Бик күпләрнең яраткан җырчысы Хәния Фәрхи якташыбызның ижатын халык күңеленә җиткерде. Радио, телевидение аша, концерт залларында Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Айдар Галимов, Илмир Газизуллиннар башкаруында В.Акбашевның җырларын тамашачы яратып кабул итә.
Туганнары, якыннары, балалары Вәрис Ягафәр улының ярдәмчел, кешелекле, игътибарлы булуын билгеләде.
Шагыйрь кичәдә катнашучыларга үзенең шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерде, ижатына тагын күпләрне гашыйк итте...
М.БИКАНАСОВА.
Читайте нас: