Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
17 сентябрь 2019, 14:42

Габитов алмалары

Картәтинең зур алма бакчасы, умарталыгы бар иде.

Гәзит укучылар еш кына үзләре безгә мәкалә темасын әйтәләр. Кайбердә авылның хөрмәтле кешеләре хакында язуны сорыйлар. Шулай итеп, без Кәбәч авылында гомер итүче Габитовлар гаиләсенә бардык.
Хуҗаларның ихлас, ачык булуы тиз арада уртак тел табуга ярдәм итте. Никадәр күбрәк әңгәмәләшсәк, алар турында шул кадәр күбрәк беләсе килде. Сылу Гәрәй кызы өйләре, балалары, Рәфкать Гайнислам улы - эше, шәхси ярдәмче хуҗалыгы турында сөйләде.
- Бу йортны без үзебез төзеп кердек. Төзелеш материаллары булмаса да, яшь чакта үз оябызны кору теләге зур иде. Шушы безгә көч бирде, барысы да кулдан килгән дәртле чак. Ул чорда урамда бездә генә кое булганлыктан, күршеләр безгә йөрделәр. Балачакта өлкәннәрнең: „Су - ул Ходай биргән бүләк, башкалардан кызгансаң, югалырга мөмкин”, - дип сөйләгәннәре хәтердә калган. Кешеләргә уңайлырак булсын өчен, шлангны урамга кадәр чыгардык, - дип сөйли хуҗабикә. - Хәзер бөтенесенең дә үз коесы бар. Шулай булса да, ул вакытта ярдәм иткән өчен әле дә рәхмәт сүзләре ишетәбез.
Ирле-хатынлы Габитовлар авылдаш-ларының изгелекне онытмауларын белә.
- Кәбәч авыл Советы рәисе булып эшләгән вакытта, Бозаяз питомнигын-нан алма үсентеләре алып кайтып кешеләргә тараттым. Авыл Советы, мәдәният йорты биналары янында да утырттык. Башкалар белән бергә дәртләнеп эшләдем, киңәшләр белән ярдәм иттем. Алмагачлар бүген дә яхшы уңыш бирәләр, мин аңа бик шатмын, - ди Рәфкать Гайнислам улы. Тыйнаклыгы аркасында ул алмаларны бүген Габитов алмалары дип йөртүләре хакында әйтеп бетермәде.
Хуҗа йорт янындагы участокка чакырды. Монда дистәләгән сорт алма өлгергән. Рәсемдәге сыман күз явын алырлык. Агачлар тигез рәтләр булып үсеп утыралар.
- Бакчачылык белән ничек шөгыльләнә башладыгыз? - дип сорыйбыз.
- Картәтинең зур алма бакчасы, умарталыгы бар иде. Балачакта мин, авыл малае, алма бакчасы үстерү хакында хыялландым. Үскәч, шушы теләгемне тормышка ашырдым, картәтинең эшен дәвам иттем, дисәң дә була.
Яхшы уңыш алу өчен, хуҗа бакчасын ел әйләнәсенә тәрбияли. Агачларның очын, ботакларын кисә, су бөрки, өстәмә тукландыра. Салынган хезмәт-нең нәтиҗәсе күз алдында. Җыйган алмалар (кышкы сортлар) кар базында майга кадәр саклана.
- Гәзит укучылар белән алма саклау серләре белән бүлешегез әле, - дип сорыйбыз.
- Алмаларны агачтан зарарламый гына җыярга кирәк. Җимешләрне салфеткага төреп, берничә катламлап тезеп, кәгазь тартмаларда 0, +2 градуста саклыйлар, - дип сөйли бакчачы.
Кызлары Гүзәл һәм Әлфия гаилә-ләре белән әти-әниләре янына еш кына кайтып, ярдәмләшеп торалар. Хуҗалар аларны җыелган уңыш белән шатландыра. Кияүләре белән оныклары өлкәннәрнең файдалы тәҗрибәсен кызыксынып үзләштерә. Зур оныклары Аделина, шәһәрдә туып үсүенә карамастан, авылдагы бөтен эшләрдә дә теләп катнаша, кәҗәсен дә сава, тавыкларны да ашата, бәрәңге дә җыеша. Кияүләре Аяз бабасына умарталыкта ярдәм итеп үзе тәҗрибәле умартачыга әйләнгән. Быел яхшы бал уңышы алганнар.
Рәфкать Гайнислам улы белән Сылу Гәрәй кызы 46 ел бергә гомер кичерәләр. Авылга эшкә килгән яшь укытучы кызны беренче тапкыр күрүе Рәфкать абыйның бүген дә күз алдында. Ә чибәр кыз, тыйнак, аз сүзле егетнең изге күңелле булуын тоя алган. Йорт, эш, балалар... Еллар шулай бик тиз үтеп киткән. Җәен гаилә башлыгының 70 яшен билгеләгәннәр.
Шундый күркәм яшьне бер сүздән, бер караштан аңлаган, якын кешең белән бергә каршылау нинди бәхет икән дигән уйлар һәм пакет тулы алмалар белән пенсионерлар яныннан кайтып киттек.
И.Полежаева.
Читайте нас: