Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 сентябрь 2019, 17:50

Туган көнең белән, яраткан гәзитебез!

Нәкъ 81 ел элек1931 елның 30 сентябрьдә “Җиңү өчен” дип аталган Авыргазы районының иҗтимагый - сәяси басмасы дөнья күрә.

Нәкъ 81 ел элек1931 елның 30 сентябрьдә “Җиңү өчен” дип аталган Авыргазы районының иьтимагый - сәяси басмасы дөнья күрә. Аңа РК ВКП (б)ның беренче секретаре Сабир Измайлов, журналист Тимер Алюк, “Коммунар”(“Кызыл таң”) гәзите хезмәткәре Г.Гозәеров, якташыбыз С.И. Сөләйманов, беренче мөхәррир Зәки Якуповлар нигез сала. Шушы көннән алып аның битләрендә район һәм республика тормышын чагылдырыла, хезмәтләре белән хөрмәткә лаек кешеләр турында языла. Бүген гәзит заман белән атлаучы басмаларның берсе 1933 елда чуваш телендәге”Ленин сулепе”, ә 1956 елда рус телендә “ По Ленинскому пути” гәзитләре чыга башлый. Ә 1965 елның апреленнән аның исеме “Ватан юлы”на (“Путь родины”, “Сервыш суле”) үзгәртелә. Әлеге вакытта ул рус, татар, чуваш телләрендә дә чыга. 3261 тиражлы басма вариантыннан башка безне интернет челтәрендә дә укыйлар.Яраткан гәзитебезне туган көне белән котлыйбыз. Үзенең укучыларын арытаба да мавыктыргыч мәкаләләре белән куандырып торсын.
Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: