Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
1 октябрь 2019, 11:08

Хөрмәтле хезмәт һәм сугыш ветераннары, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларыбызны җиткерәбез!

Сезгә алдагы тормышыгызда нык сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтен һәм яратуын тоеп яшәвегезне, рухи күтәренкелек һәм иминлек телибез!

Бу бәйрәм җәмгыятебезнең эзлекле үсешенә нигез булган чорлар һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Нәкъ менә өлкән буын кешеләре үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән илебезнең һәм халкыбызның тарихи сәхифәләрен баета. Рухи кыйммәтләрне һәм милли гореф-гадәтләребезне саклап, безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз белгәннәрен балаларына һәм оныкларына тапшыра.
Читайте нас: