Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
3 октябрь 2019, 16:06

Күңелле ял иттеләр

Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Өлкән яшьтәгеләр көне үтте.

Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Өлкән яшьтәгеләр көне п үтте. Музей залына дөньядагы иң яхшы нәнәйләр - „Ахирәтләр” клубы әгъзалары җыелды. Музей хезмәткәрләре оештырган күргәзмәдә осталарның кул эшләре күрсәтелде. „Ахирәтләр” өчен викториналар үткәрелде.
Нәнәйләр „Совет чорындагы көйне бел”, „Совет фильмнарындагы фрагментларны бел” конкурсларында үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр, „Вакыт машинасы” конкурсында үткәннәрне күз алдына китерделәр. Алар үзләре белән күптән булган кызыклы тарихны хәтерләргә тиеш булды. „Үсемлекне бел” конкурсы барышында „ахирәтләрнең” теләсә нинди чирне дарусыз дәвалый белүләре беленде. „Ахирәтләрне” шагыйрә Зөлфия Газиева да котлады, ул туган телдә үзенең шигырьләрен сөйләде. Җырларны матур башкару конкурсында да нәнәйләр аерылып торды.
Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Күңелле ял итеп, алар проблемалар турында берникадәр онытып тордылар.
С.ӘМИНЕВА,
музей директоры.
Читайте нас: