Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
3 октябрь 2019, 16:36

Тормыш юллары матур үтте

Яңа Кәлчер авылыннан Миңлегөл Сәхиулла кызы белән Шәрифулла Зиннәтулла улы Гатиятуллиннар 50 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур тормыш кичерәләр.

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Әтиебез белән әниебез бик матур итеп очрашып йөриләр дә, 1969 елда гаилә корып яши башлыйлар. Яшьләр туган авылларында җиң сызганып эшкә керешә, йорт салып керә. Әтиебез, колхозда 45 ел чөгендер үстерүче булып эшләп, хаклы ялга чыга. Әниебез чөгендерче, сыер савучы була. Әтиебез тырыш хезмәте өчен Мактау грамоталары, „Алтын башак” значогы, көмеш, бронза медальләр белән бүләкләнә. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып ике малай, бер кыз дөньяга килә. Өчебезгә дә яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар. Без инде үз тормышларыбызны корып, балалар үстерәбез. Кызганычка каршы, олы абыебыз өч ел элек вафат булды.
Әти-әниебез кешеләргә игътибарлы, безгә - балаларына, оныкларына - ярдәмче, авылдашлары арасында абруйлы. Олыгаеп килүләренә карамастан, мал-туар, кош-корт асрап, бакчада яшелчәләр үстереп, балаларын, оныкларын сыйлыйлар. Авыл тормышы җиңелдән булмаса да, алар беркайчан да зарланмады. Бүген әти-әниебез хаклы ялда. Балаларының кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр. Алар бүгенге тормыштан канәгать.
- Аллага шөкер, оныклар күрергә дә насыйп булды, дөньялар тыныч-имин, балаларыбыз сау-сәламәт булсын иде, - дип тели алар. - Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю белән гомернең үткәнен сизми дә калдык. Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көндә бер-береңә ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, - ди бәхетле пар.
Әти-әниебезне алтын туйлары белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, һәрвакыт безне якты йөзләре, җылы ашлары белән каршы алсыннар иде, дип телибез. Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән әти-әниебезнең канатлары каерылмасын иде. Без дә аларга кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәсәк иде.
Г.Фәхретдинова.
Читайте нас: