Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
1 ноябрь 2019, 16:13

Әниебез хакында сүз

Сиңа гомер бүләк итүче, яхшы башлангычларга фатиха бирүче әнидән дә кадерлерәк, изге кеше юк дөньяда.

Әниебез Зәйтүнә Кашапова күп балалы гаиләдә дөньяга килә, сеңелләре, энеләре арасында иң өлкәне була. Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, 49 елдан артык гомерен балаларга багышлый. Башта тәрбияче, соңрак 2 санлы балалар бакчасы мөдире була. Ул җитәкчелек иткән чорда балалар бакчасының яңа бинасы төзелә. Әниебез җаваплы, намуслы хезмәткәр була, төзелеш белән бәйле барлык мәсьәләләрне дә уңышлы хәл итүгә ирешә. 1983 елда яңа балалар бакчасы эшли башлый. Һәм әниебез хаклы елга чыкканчы биредә җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге һәм тату коллективның ярдәме аркасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе районда үрнәклеләрнең берсенә әйләнә. Зәйтүнә Бәхтигәрәй кызы коллегалары, тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары өчен хөрмәтле остаз була. Педагогия хезмәте ветераны педагогик казанышлары, үз эшең остасы булган өчен «Русия Федерациясенең халык мәгарифе алдынгысы» исеменә лаек була.
Быел яраткан әти-әниебез алтын туйларын билгеләде. Балтыйк флотының кыю морягы белән укытучы, ярты гасыр элек язмышларын бергә бәйләп, гомер юлыннан атлыйлар. Ул әтиебез Ирфат Насретдин улы белән безгә, кызларына, яхшы тәрбия биреп, белем алырга ярдәм иттеләр, зур тормыш юлына чыгардылар.
Бөтен гаилә бәйрәмнәренә дә әти-әниебез йортына җыелабыз. Бүген алар алты оныгының уңышына шатланып яши. Әниебез якыннарын һәм туганнарын тәмле пироглары, игътибары, җылы сүзе, ягымлы карашы белән куандыра. Авыр вакытта һәрвакыт ярдәмгә килә, аның күңел җылысы барысына да җитә.
Еллар үткән саен якын кешеңнең ничек кадерле булуын тоясың. Безнең яраткан әниебезгә, тормыш иптәшемә, әбиебезгә, кайгыртучан нәнә- безгә 70 яшь тула. Без аңа барысы өчен дә рәхмәтлебез, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер кичерүен телибез. Синең алдыңда түбәнчелек белән баш иябез!
Якыннары исеменнән
кызлары Лилия, Айгөл.
Читайте нас: