Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 ноябрь 2019, 12:23

Картәтием Фәхри

Безнең картәти Фәхри Канзафаров Кешәнне авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Безнең картәти Фәхри Канзафаров Кешәнне авылында күп балалы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә җиде бала дүрт ул һәм өч кыз тәрбияләнә. Яшьтән үк авыл тормышы михнәтләрен татып, хезмәткә өйрәнеп үсә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа унике яшь була. Хатын-кызлар, картлар белән колхозда кулыннан килгән бөтен эшне дә башкара.
- Беркемгә дә җиңел булмады. Бөтен ил халкы фронтта да, тылда да дошманны җиңүгә үз өлешен кертте. "Барысы да фронт өчен, Җиңү өчен!" девизы белән яшәделәр, - дип сөйли ул.
Күп кыенлыклар кичерүенә карамастан, үзенең тормышы турында шатланып сөйли. Аның буынына күпне кичерергә туры килә. Авыр була, ачлык, җимереклекләр... Бернигә карамастан, дошманны җиңәләр. Кешеләр зарланмый, кечкенә бәхеткә дә, өлешләренә төшкән яхшылыкларга да куаналар.
Әмма яшьлек үзенекен итә. Аның да яраткан кешесе белән очрашасы килә. Фәхри, өйләнеп, үз дөньясын кора, хуҗалыгын булдыра. Алар картнәнәм Наҗия Идиятулла кызы белән дүрт бала - өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, картнәнәбез исән түгел инде.
Картәти гомере буе туган "Октябрь" колхозында эшләде. Җәен комбайда, кышын төрле эшләр башкарды, соңыннан газ хезмәткәре булды. Ул - хезмәт ветераны, тыл эшчәне. Хезмәт казанышлары өчен "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен" медале, күп Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Еллар үтү белән чәчләр чаллана, сәламәтлек какшый. Шушы көннәрдә картәтиебезгә 90 яшь тула. Ул авыруларга бирешмәскә тырыша, һаман да шундый изге күңелле, түземле, шаян сүзле.
Безгә, үзенең онык-оныкчыкларына, файдалы киңәшләрен бирә. Еш кына үткән тормышы турында сөйләргә, гәзитләр, бигрәк тә район гәзитен, укырга ярата. Бөтен эшләрне дә үзе башкара. Кирәк булганда балалары, оныклары ярдәмгә килә. Фәхри картәти озын гомерле булуның төп сәбәбен хезмәт сөючәнлектә, сәламәт тормыш алып баруда, дип исәпли. Әлегә кадәр үзе машина йөртте.
Картәти, син лаеклы тормыш юлы үткәнсең. Без сине яратабыз һәм синең белән горурланабыз!
Оныкчыгың Р.КАНЗАФАРОВА.
Читайте нас: