Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
12 ноябрь 2019, 13:00

Яшәлгән еллар балкышы

60 ел гаилә учагының җылысын саклап, бергә тату гомер кичерү – мөнәсәбәтләрнең ныклыгын, кыйммәтлелеген күрсәтә.

Бер-берсенә ярты гасырдан артык гомерен багышлаган кешеләр зур хөрмәткә лаек.
Шундый матур пар Миңлегөл Миңлеәхмәт кызы һәм Рәсил Рәҗәп улы Бакиевлар Исмәгыйль авылында яши. Алар хаклы ялга чыкканчы “Знамя” хуҗалыгында хезмәт сала. Биш балага гомер биреп тәрбия биргәннәр. Бүген аларны сигез оныгы һәм унбер оныкчыгы шатландыра.
Алар туганнары һәм авылдашлары арасында да ихтирам казанган гаилә. Аларның олы мәхәббәтен тормыш мәшәкатьләре сүндерә алмаган. Киресенчә, авырлыклар аларның хисләрен тагын да ныгыткан, алар яраткан кеше янында үткән һәр мизгелнең кадерен белеп яши. Гаилә бәхетенең сере дә шундадыр.
Бәхетле парга сәламәтлек, имин тормыш, якыннарының игътибарын тоеп озын гомер кичерүләрен телибез!
Исмәгыйль авыл советы мәгълүмат үзәге.
Читайте нас: