Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
27 гыйнвар 2020, 18:00

Тормышта иң мөһиме - гаилә

Бернигә карамастан, әти-әниебез генә безне ярата, безгә ышана

Безнең әниебез Минлезилә Таһирова Яңа Итекәй авылында күп балалы гаиләдә туган. Җиде бала арасында иң өлкәне булганлыктан, шуның өчен әти-әнисе көн буена колхоз басуында эшләгәндә аңа сеңелләрен һәм энеләрен карашырга туры килә.
Стәрлетамак шәһәрендә бухгалтер һөнәрен үзләштереп, Авыргазы урман хуҗалыгында кассир-инкассатор булып эшли башлый. Биредә үзенең кияү буласы кешесен, водитель Сәлимьян Таһировны очрата. Тиздән алар туй ясыйлар. Бәхетле парның улы һәм кызы дөньяга килә.
Баш бухгалтер күпъеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны.
Хәзер әниебез хаклы ялда. Әмма ул эшсез утырмый. Китаплар укый, район гәзитен алдыра һәм районда булган бөтен вакыйгалар белән һәрвакыт хәбәрдар. Ул кул эше остасы да, бәйләргә, чигәргә ярата. Ата-ана йорты - аның куллары белән булдырылган гаҗәеп дөнья ул. Аның иҗат осталыгы миңа да күчте, шуның өчен мин өстәмә
белем бирү укытучысы һөнәрен сайладым. Кече яшьтән үк үзләштергән осталыгымны балалар белән бүлешәм.
Безнең һәркайсыбыз өчен ул җылы һәм кирәкле сүзләр таба. Һәрвакыт максатка омтылышлы, кызыксынучан, эш сөючән, әниләр һәм нәнәйләр ничек булырга тиешлеген үз үрнәгендә күрсәтә. Безне намуслы яшәргә, кеше бәхетенә көнләшмәскә, кеше бәхетсезлегенә шатланмаска, ә, киресенчә, башкалар-ның яхшы яшәвенә куанырга өйрәтте.
Бик кунакчыл, туганнарын һәм дусларын икмәк-тоз белән каршы ала. Киңәш сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр өчен яхшы сүзләрен таба.
Тиздән безнең кадерлебезнең юбилее, аңа 70 яшь тула. Ә майда әти-әниебез алтын туйларын билгеләп үтәчәк. Без үзара аңлашу хакимлек иткән гаиләдә тууыбыз белән бәхетле. Әти белән әни безнең өчен ир белән хатын арасында мөнәсәбәт үрнәге булып торды. Гаиләләребездә дә шундый мәхәббәт һәм ямь булдырырга тырышабыз. Әти-әниебез аркасында без тормышта иң мөһиме - гаилә һәм якын кешеләребез булуын беләбез! Аларга зур рәхмәтлебез.
В.Галиева.
Читайте нас: