Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
26 февраль 2020, 11:05

Бүген Уфада туган телләр бәйрәме үтәчәк

Аның кысаларында Башкортстан халыклары дуслыгы йорты Мәдәният министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте һәм Башкортстан халыклары ассамблеясе ярдәмендә ике чара уздырачак.

Сәгать 12.00дә Мостай Кәрим исемендәге 158нче гимназиядә мәйданчык эшли башлаячак. Биредә төрле милләтләрнең милли үзаңын тергезүгә һәм туган телне саклауга юнәлтелгән чаралар узачак. Уку йортына керү юлында конкурс программасы һәм флажоклар, флаерлар тарату белән «Туган телдә сөйләшәбез» акциясе оештырылачак.

Бөтен республикадан килгән тарихи-мәдәни үзәкләр вәкилләре гимназия фойесында осталык дәресләре һәм балалар өчен уеннар уздырачак. Бәләбәй районының Аксаков тарихи-мәдәни үзәге хезмәткәрләре курчаклар ясарга өйрәтәчәк.

Бәйрәм концертында башкорт, татар, удмурт, белорус, латыш һәм башка телләрдә җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак. Алексей Ибулаев мари волынкасында уйнап күрсәтәчәк, ә латыш фольклор «Атбалс» ансамбле билбаулы халык биюен башкарачак.

Бәйрәм кунаклары алдында Бөтендөнья фольклориадасына багышланган «Фольклор – халыкның гасырлык зирәклеге» квест–уены узачак. Балалар уен формасында республика территориясендә яшәүче халыкларның туган телләре белән танышачак.

16.00 сәгатьтә Уфа балалар филармониясендә мәгълүмати-күңел ачу программасы башлана. Анда милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар, профессиональ мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, үзешчән сәнгать коллективлары, югары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентлары катнашачак
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Tugan-tell-r-b-yr-me-kayda-t-ch-k-137282/
Читайте нас: