Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
12 Май 2020, 12:00

Шәфкать туташы - алгы позициядә

Коронавирус пандемиясе безнең җәмгыятьтә медицина хезмәткәре һөнәренең ничек әһәмиятле булуын күрсәтте.

Төп йөкләнеш нәкъ аларның иңенә төште. Алар инфекция йоктыручылар белән бергә карантинда булдылар, зарарланып үлделәр. Күп кенә илләрдә табиблар, медперсонал җитешми.
Эпидемиологик хәл имин булмаган вакытта районның медицина хезмәткәрләре дә алдынгы урыннарда торалар. Шуларның берсе – Талбазы үзәк район дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге шәфкать туташы Гүзәл Сатлыкова. Ул ике атна коронавирус инфекциясе расланган пациентлар өчен йогышлы авырулар госпиталендә эшли. Кагыйдә буенча, дежур медперсонал анда эшләп кенә калмый, шунда яши дә. Гүзәл Мөнир кызы «Авыргазы хәбәрчесе» гәзите хәбәрчесенә изоляция режимында шәфкать туташының эш көннәре ничек узуы турында сөйләде.
- Төшке ашка туктамыйча дүртәр сәгать эшләдек. Шәхси саклану чараларын кигәч, аларны эш сәгате беткәнче салырга ярамый. Үз эшемне гадәттәгечә башкардым. Әмма мораль яктан җиңел булмады. Һәрвакыт ябык урында булдык. Урамга чыгу тыела - госпиталь бинасы янында полицейскийлар дежур тора, - дип сөйли 32 яшьлек шәфкать туташы.
- Әлбәттә, балаларым өчен борчылдым. Алар минем тәүлек буе дежур торуыма күнексәләр дә, дистанцион укытуга күчүгә хафаландым. Улларым башлангыч сыйныфларда укыйлар. Аларга онлайн-укыту авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итәсем килә, - ди Гүзәл.
Сүз уңаенда, Гүзәл Сатлыкова медиклар гаиләсеннән. Әнисе Венера Йосыпова 35 елдан артык поликлиникада шәфкать туташы булып эшли. Әнисе белән кызының хезмәт стажы 49 ел. Ярты гасырга якын бу гаилә әгъзалары авыргазылыларның сәламәтлеге сагында тора. Гүзәл бәләкәй чагында ук әнисе янына эшкә килергә ярата. Аның авыруларны ничек дәвалавын күреп, кыз әнисе юлыннан китәргә була. Аның хыялы тормышка ашкан. Менә 14 ел инде ул пациентларга хезмәт итә.
А. Мәкъсүтова.
Читайте нас: