Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
12 Май 2020, 15:00

Сугыш чоры балалары

Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,Безнең яңа туган ел булган.Капчык аскан егермеләп хатынБасулардан кайтып егылган.

Безнең Сәмән авылыннан да бик күп ирләр Бөек Ватан сугышына китә. Алар арасында әтиебез Гаяз Әлмөхәммәт улы Фаткуллин да була. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз, дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган ягын яңадан күрү бәхетенә ирешә алмаган. Алар еракта мәңгелек йокыга талган. Безнең батырларны онытырга хакыбыз юк.
Әтиебез башта өлкән сержант, ә аннары взвод командиры ярдәмчесе була. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен "Батырлык өчен", "Будапештны алган өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыш тәмамланганнан соң да әтиебез хәрби иптәшләре белән элемтәне өзми, хатлар язышып, очрашып тора. Сугыш беткәч, туган авылы Сәмәнгә кайтып, башкалар белән бергә тыныч тормыш төзүдә катнаша, эшләп киткән мәктәбендә завуч, аннары директор вазифаларын башкара, пенсия яшенә кадәр балаларга белем бирә. Фронтовик буларак, аңа җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар: ул мәктәптә партия оешмасы секретаре, сайлау комиссиясе рәисе була, район гәзитенә авыл хәбәрләрен дә язып тора. Аның укучылары югары уку йортларын тәмамладылар. Кайда гына эшләсә дә, әтиебез үзенә йөкләтелгән эшне намуслы, җаваплы башкарды.
1946 елның февралендә алар Сәмән авылы чибәре Ракыя Ярулла кызы белән чәчләрен-чәчкә бәйлиләр. Тату гаиләдә мәхәббәт җимешләре булып дүрт кыз, дүрт малай дөньяга килә (әлеге вакытта 16 оныкчыгы, 11 оныкчыгының баласы бар) .
Кулына корал алып көрәшмәсә дә, әниебез дә сугышның әче газапларын үз җилкәсендә татый. Тылдагылар да михнәтне күп күрә. Әтием Ярулла Сәфиуллинның хәбәрсез югалды, дигән хәбәре килгәч, сеңлесе Рәхилә белән (әниләре аларга өч, дүрт яшь булганда вафат була) өзгәләнеп елавым әле дә күз алдында, ди.
Әниебезнең балачагы булмый. Аларга үзләре өчен дә, фронттагылар өчен дә эшләргә туры килә. Җир сөрәләр, иген чәчәләр, тәрбиялиләр.
Сугыш чоры балалары ачлыктан туң бәрәңге, алабута ашыйлар.
Әниебез Ракыя Ярулла кызының да бик күп медальләре бар. Мартта ветераннар советы рәисе Зиләвир Габбасов белән Сәмән авыл Советы хакимияте башлыгы Илдар Ишбулдин Бөек Җиңүнең 75 еллыгына тагын бер медаль тапшырдылар. Тыл эшчәннәре турында хәстәрлек күргәннәре өчен Хөкүмәтебезгә рәхмәт.
Әтиебез гүр иясе булганга 13 ел. Гомер уза. Күптән түгел әниебез 92 яшен кадер-хөрмәт, хәстәрлек күрсәткән якыннары белән бергә билгеләп үтте. Яшә әле, безнең кадерлебез! Көннәрең кояшлы, таңнарың нурлы, йорт эчең җылы караш белән тулы булсын, ә янәшәңдәге якын кешеләрең, балаларың сине назлап, иркәләп торсын!
Н.Фаткуллина,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Стәрлетамак шәһәре.
Читайте нас: