Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
18 Май 2020, 17:04

Иҗат чишмәгез саекмасын

Якташыбыз, шагыйрә Асия Ибраһим кызы Яппарова елның иң матур чагында май аенда үзенең күркәм гомер бәйрәмен - 70 яшьлек юбилеен билгели.

Асия Ибраһим кызы 1950 елның 12 маенда Солтанморат авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәптән соң, Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Ишембай районының Янрус мәктәбендә математика укытучысы, "Трудовик" колхозында экономист, профсоюз оешмасы рәисе булып эшли. 1987 елда гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәренә күчеп килә, заводта бухгалтер, экономист-финансист булып хезмәт итә.
Шигърият белән мавыга башлавы 10 яшьлек чагына туры килә. Мәктәп елларында шигырьләре "Башкортостан пионеры", "Ленинсы", “Авыргазы хәбәрчесе гәзитләрендә басыла. Төрле елларда шигырьләре Авыргазы, Кырмыскалы, Стәрлетамак районнары гәзитләрендә, Стәрлетамак шәһәр гәзите "Ашказар" да, "Кызыл таң"да, "Тулпар"да, Татарстанның "Мәйдан" журналларында басылып килә.
2013 елда "Илһам чишмәләре" шигърият фестивалендә катнашып, "Фестивальнең ачышы" номинациясендә жиңүче була. "Тулпар" журналының 2014 елгы лауреаты.
2015 елда Китап нәшриятендә басылып чыккан "Хыял җилкәне" җыентыгында Асия Ибраһим кызы Яппарованың да ижат җимешләре урын алган.
Асия Яппарова – танылган шагыйрь Салават Рәхмәтулланың бертуган сеңлесе.
Асия Ибраһимовна, сез язын бөреләр тулышып яфрак ярган, күңелләр моң-наз белән тулган мәлдә дөньяга килгәнсез. “Авыргазы хәбәрчесе” гәзите коллективы якташыбызга шушындый зур һәм якты гомер бәйрәме белән ихлас котлауларын юллый Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сезгә. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Җырларыгыз туып торсын, сезнең шигъриятне сөючеләр һәрбер иҗат җимешегезне шатланып көтеп алсын!
Читайте нас: