Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
29 Май 2020, 08:00

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар, ата-аналар!

Сезне чын күңелдән "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән котлыйм!

Бу көнне сез мәктәп белән хушлашасыз һәм олы тормышка ишек ачасыз.
Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле, 29 майда мәктәпләрдә тантаналы линейкалар беренче тапкыр онлайн-форматта уза.
Кадерле балалар! Сезнең алда чыгарылыш имтиханнарын тапшыру, уку йортын сайлау бурычы тора. Алдыгызда торган бик күп юллар арасыннан үзегезнекен сайларга туры киләчәк. Сезнең һәр-кайсыгыз уку елларында тупланган белемне һәм осталыкны тормышка ашыра алыр, дип ышанам. Бу көнне укытучыларга күпкырлы хезмәтләре, тынгысыз иҗади эзләнүләре, рухи юмартлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Ата-аналарга мәктәпкә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт. Балаларыгызның уңышлары сезгә мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм сабырлык өчен бүләк булсын.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына тормышта киң юл, уйланган планнарны тормышка ашыруда уңышлар, бәхет телим! Хәерле юл сезгә!
Р. ГЫЙЛАҖЕТДИНОВ,
мәгариф бүлеге начальнигы.
Читайте нас: