Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 Май 2020, 16:10

24 июньдә Җиңү парады уздыру турында карар кабул ителде

Aның нигезендә бу Русиядә ял көне булачак.

Билгеле булуынча, 24 июньдә Җиңү парады уздыру турында карар кабул ителде. Русия Президенты Владимир Путин указга кул куйды, аның нигезендә 24 июньдә Русиядә ял көне булачак. Тиешле документ Кремльнең матбугат хезмәте тарафыннан урнаштырылган.

Указ нигезендә, 24 июньдә Мәскәүдә урындагы вакыт белән 10 сәгатьтә Кызыл мәйданда, шулай ук Русиянең башка шәһәрләрендә хәрби парадлар узачак. Ә 22 сәгатьтә Русия шәһәрләрендә бәйрәм салюты атылачак.


Фото: russian.rt.com сайтыннан.
Читайте нас: