Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 июнь 2020, 12:20

Күңел җылысын өләшә

Исмәгыйль авылыннан Римма Абдуллина да волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Ул социаль хезмәткәр, ләкин һәнәри эшчәнлеге белән генә чикләнми.

- Тәүлек әйләнәсенә һәм ялларсыз бөтенесенә дә булышабыз. Без барлык картларның үтенечләрен игътибарсыз калдырмыйбыз. Йә азык-төлек, йә дарулар сатып алырга кирәк. Аларның үтенечләре гади. Әмма барыбыз өчен дә иң мөһиме-игътибар. Хәл белешү, нәрсәләр борчуын тыңлау, елмаю да җитә. Аралашу аларның күңелен күтәрә. Һәрберсе өйгә чәй эчәргә чакыра, тик үз-үзеңне изоляцияләү вакытында ярамый. Мин аларны битараф булмаска, игелекле эшләр кылырга һәм волонтерлар эшенә кушылырга чакырам.
Пенсионерлар кунакларны шатланып каршы ала, күбесе берничә ел инде өйләрендә утыра, чирли. Күбесе волонтерлар ярдәме турында телевизордан ишетәләр, әмма үзләренең янына да килеп чыгуларына ышанмадылар.
Читайте нас: